tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта кунакларны яратып каршы алалар
Сургутта кунакларны яратып каршы алалар

Сургутта кунакларны яратып каршы алалар

Күренекле шәхесләр, язучылар, артистлар белән, мәдәни кичәләр үткәрү Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни оешмасында күркәм гадәткә әверелеп бара.

11 мартта мөхтәрият тарихында бик күркәм, җылы очрашу белән язылып калыр. Менә бүгендә биредә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының, «Бәллур каләм» бүләге иясе, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Саба районында яшәп иҗат итүче Гөлсинә Наил кызы Галимуллина һәм гасырлар буена халык мәхәббәтен яулаган яраткан журналыбыз «Сөембикә» журналы баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Хәсәншина-Сафиуллина белән очрашу кичәсе булып узды.

Иртәнге якта очрашу өлкәннәр белән мәчеттә уздырылса, кичке якта мөхтәриятта халкыбызга хезмәт иткән актив әгъзаларыбыз белән бик җылы әңгәмә булды. Әңгәмә барышында туган телебез татар теленең бүгенге көндәге хәле, замана хатын-кызларыбызның тормышы, көн-күреше, аларның җәмгыятьтәге урыны турында бик кызу аралашу булды. Ни генә дип әйтсәк тә, төрле фикерләр ишетсәктә ана телебезне, татар телен саклау, гореф-гадәтне саклау, балаларыбызда милли үзаң тәрбияләү әни кешедән бик зур җаваплылык соравына әйләнеп кайтты. Димәк, әгәрдә без әниләр гаиләбездә гореф-гадәтләребезне саклап, гаиләдә саф татар телендә аралашабыз икән, татар китап -журналларын алып укыйбыз икән, балаларыбызда китап-журналларга мәхәббәт уята алабыз икән, безнең дәвамчыларыбыз балаларыбызда саф татар телендә аралашачак, телне, милли гореф-гадәтләребезне саклап, киләчәк буынга бергәләп тапшыра алачакбыз дигән фикергә килдек. Шулай булгач, безнең киләчәгебез үзебездән тора!

Бу теманы яктырткан бердән-бер Татарстанда Казан шәһәрендә гасырлар буена чыгып килгән «Сөембикә» журналының роле дә бик зур! Чөнки бу журналда без хатын -кызларга гына хас булган язмалар, гыйбрәтле, үрнәк алырлык язмышлар яктыртыла. Файдалы киңәшләр, тормышта безне борчыган сорауларгада җавапларны табарга була.

Очрашу кичәсенә Сургут шәһәренең зыялы әһелләре Таһир хәзрәт Саматов тормыш иптәше Рәйсә абыстай белән, оешмабыз җитәкчесе Рафаил Ульбеков, аның урынбасары Риф Садыйков, татар теле укытучысы Гүзәл Шәрәфетдинова, Вәлиева Гөлсинә, Әфләтүнова Дания тулы гаиләсе белән һәм дә ихлас күңелле дусларыбыз килгән иде.

Безне яратып, туган ягыбыз Татарстаннан ук кайнар сәламнәр алып килгән хөрмәтле кунакларыбыз “Сөембикә” журналы баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Хасаншина-Сафиуллинага, язучы-журналист Гөлсинә апа Галимуллинага бүгенгесе көндә бик күпләрне борчыган сорауны безнең шәhәрдә Татарстаннан ерак Себер Сургут шәhәрендә күтәреп чыккан өчен, татар халкы алдында ачыктан-ачык бу проблемаларны яктырткан өчен, истәлекле бүләкләре өчен Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли – мәдәни мөхтәрияты исеменнән зур рәхмәт әйтәбез. Мондый җылы очрашуларның ешрак булуын да теләр идем!

 

Гөлчәчәк Фәтхулова,

Татарлар-Сургут

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*