tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Таһир Якупов истәлегенә мемориаль такта ачыла
Таһир Якупов истәлегенә мемориаль такта ачыла

Таһир Якупов истәлегенә мемориаль такта ачыла

2017 елның 17 нояберендә 10.00да  Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була. Мемориаль такта җырчы яшәгән Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 17нче йорт адресы буенча урнаштырылган.

Мемориаль такта ачу тантанасына  күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, җырчының туганнары, танылган  артистлар, ветераннар чакырылган.

Таһир Якупов 1946 елның 13 маенда Казан шәһәрендә, гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә.  Үзенең сәхнәдәге иҗат юлын  Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964–1973 еллар) башлый. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә (1973–1982 еллар) җырчы-солист була.

Халкыбызның кабатланмас җәүһәрләреннән «Зөләйха», «Ай-ли, гөлкәем»,  «Олы юлның тузаны», «Наласа», «Дустыма», «Су буйлап», «Уйлану», «Туган тел» (Г.Тукай сүз.),  композиторларыбыз әсәрләреннән «Чайкала иген кырлары» (И. Шәмсетдинов көе, Г. Латыйп сүз.),  «Гөлнарым» (Ф. Хатыйпов көе, Г. Афзал сүз), «Туган авылым урамы» (Г. Сәйфуллин көе, Г. Зәйнашева сүз.) һәм башка җырлар  аның башкаруында татар музыка сәнгатенең «Алтын фонды»н тәшкил итәләр. Эчкерсез башкаруы, кабатланмас моңы белән тыңлаучылар күңелен әсир иткән талантлы җырчы халык күңелендә мәңге җуелмаслык эз калдырып китә.

Җырчы 1999 елның 2 ноябрендә вафат булды. Казанның Яңа бистә Татар зияратында  җирләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*