tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАССРның 100 еллыгына
ТАССРның 100 еллыгына

ТАССРның 100 еллыгына

Кәшаф Мохтаров һәм «Яңарыш хөкүмәте»

(ТАССРның 100 еллыгына)

ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисе Кәшаф Мохтаров, үзенә кадәр рәислек иткән Сәхибгәрәй Сәет-Галиевтан аермалы буларак, милли һәм икътисади мәсьәләләргә зур игътибар бирә. Әлбәттә, революциядән соң Россиядә милли мәсьәләләр калмады дисәләр дә, асылда яңа төзелгән автономияләр үсешенең нигезендә милли күрсәткеч зур урынны алып тора. Кәшаф Мохтаров рәислек иткән чорны тарихчылар «Яңарыш хөкүмәте» дип атый. Монда Кәшаф Мохтаров белән генә чикләнмичә, аның фикердәшләрен дә атап үтү зарур: Рәүф Сабиров, Гасыйм Мансуров, Хаҗи Габидуллин, Ариф Енбаев, Юныс Вәлидов һәм башкалар. Республикага ул вакытта Мәскәүдәге Татар автономияле республикасы вәкиллеген җитәкләүче Мирсәет Солтангалиев та ярдәм итеп тора.

Кәшаф Гыйльфан улы Мохтаров 1896 елның 14 июлендә Казан губернасының Мамадыш өязендәге Тау Иле авылында туа (хәзерге Мамадыш районы). Әти-әниләре Пермьгә күчеп китү сәбәпле, Кәшаф Пермь шәһәрендә мәдрәсәдә, соңрак гимназиядә белем ала. 1916 елда Пермь университетының медицина факультетына укырга керә.

1918 елда Кәшаф Мохтаров Пермь губернасының милләтләр эшләре буенча коммисариатын җитәкли, актив рәвештә гражданнар сугышында катнаша. 1921 елда ТАССРның Сәламәтлек саклау халык комиссары (хәзерге сәламәтлек саклау министры дәрәҗәсе) булып хезмәт иткән Кәшаф Мохтаров, Сәхибгәрәй Сәет-Галиев урынына Халык Комиссарлары Советының рәисе булып сайлана. Беренчесе исә, халык массаларының ризасызлыгы, Идел буендагы ачлык, уң һәм сул як коммунистларның сәяси көрәше нәтиҗәсендә эшеннән алынып Кырымга җибәрелә.

1921 елдан «Яңарыш хөкүмәте» җиң сызганып үз эшенә тотына. Тарихи хакыйкатьне торгызу максатыннан, Кәшаф Мохтаров Казан тирәсендәге һәм Чулман белән Идел ярларыннан Казан ханлыгы алынгач күчерелгән татар авылларын торгыза башлый. Әлеге буш җирләргә яңа гаиләләр күчеп килә. Республика картасында Чыңгыз, Кызыл Байрак, Нариман, Бакчасарай һәм башка төрле исемнәр пәйда була. Казандагы бер мәктәп Гаспралы исемен йөртә башлый, Кабан ярында таш мәчет төзелә.

1921 елның 25 июнендә ТАССРда рәсми рәвештә рус теле белән беррәттән татар теле дә дәүләт теле булып игълан ителә. Татар теле учреждениеләрдә эшләр алып баруда кулланыла башлый. Барлык төп законнар: җинаять, граждан, җинаять-процессуаль, җир, хезмәт кодекслары татар теленә тәрҗемә ителә. Татарлар катнашкан суд процесслары татар телендә алып барыла. Дин өлкәсендә шактый иркенлекләр бирелү сәбәпле, дини уку йортлары арта, мөселман руханилары күпмедер дәрәҗәдә бәйсез рәвештә республикадагы дини тормышны үзләре көйли башлый. Әлеге вакыйгалар 1921–1923 еллар аралыгында була, шушы чорны күпчелек тарихчылар «Татарстанның беренче суверенитеты» дип тә атый. Ләкин алга таба милли өлкәдәге эштә тукталу, артка китү башлана.

1923 елда Мәскәүдә милли мәсьәләләргә багышланган киңәшмә уза. Бирегә барлык милли республика җитәкчеләре һәм Политбюро әгъзалары җыела. Киңәшмәне Сталин уздыра. Авыру сәбәпле киңәшмәдә Ленин катнаша алмый. Әлеге җыелыш вакытында Кәшаф Мохтаров милли республикаларга күбрәк хокуклар бирүне сорый. Ләкин Сталинның җавабы катгый була: «Без барыбыз да бер юл белән барабыз».

Әлбәттә, «татар ренессансы» тукталуда Ленинның авыруы, ахыр чиктә үлүе, татар мәнфәгатен яклаучы иң көчле сәяси фигураларның берсе булган Мирсәет Солтангалиевнең кулга алынуы да тәэсир итмичә калмый. Алга таба Ленин тарафыннан билгеләнгән беренчел курс туктала, Сталин илдә үз сәясәтен урнаштыруны дәвам итә. Солтангалиевны яклап имза куйган дәүләт эшлеклеләре күбесе «милләтчелектә» гаепләнеп юк ителәләр.

Сталинның милли сәясәтен хупламаган Кәшаф Мохтаровны 1924 елда ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисе вазифасыннан алып, РСФСР сәламәтлек саклау халык комиссариатына дәвалау бүлеге мөдире итеп билгелиләр. 1929 елда ул партиядән чыгарыла. «Буржуаз милләтчелек»тә гаепләнеп, 1931 елның 13 гыйнварында үлем җәзасына хөкем ителә. Җәза 10 ел концлагерь белән алыштырыла, җәза срогын Соловкида, Анзер күлендә тире хуҗалыгының төлке тиресе бүлеге башлыгы буларак үтә. 1937 елның 27 октябренда НКВД махсус киңәшмәсе («өчлек») карары белән атарга хөкем ителә. Карелиядә Сандармохта атып үтерелә.

 

Булат ИБРАҺИМОВ

“ТАТАРЛАР” газетасы 

июнь, 2019ел

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*