tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарлар Равил Бохараевны искә алды.  
Татарлар Равил Бохараевны искә алды.  

Татарлар Равил Бохараевны искә алды.  

Париждагы  Россия фән һәм мәдәният үзәгендә матур иҗади иртә узды. Анда Франциядә яшәүче Россия ватандашлары һәм француз җәмәгатьчелеге, шулай ук, “Европа татарлары альянсы”ның икенче Съездына Литва, Австрия, Чехиядән, шулай ук Татарстаннан килгән  кунаклары катнашты. Бу чарада шагыйрь, прозаик, драматург, тәрҗемәче милләттәшебез  Равил Бохараевны искә алдылар.

Очрашуны “Диалогические перспективы” француз ассоциациясе президенты Луиза Бохараева оештырган. Бу  чараны да Луиза ханым  ачып җибәрде. Залга җыелган тамашачыны  Россия фән һәм мәдәният үзәге директоры Игорь Шпынов,  Татарстанның Франциядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов  сәламләде.

Луиза Бохараева Равил Бохараевның  иҗаты, узган гомер юлы белән таныштырды.

Равил Бохараев 1951 елның 18 октябрендә Казанда туа. Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлый. Мәскәүдә аспирантурада укый. 1990 елдан Лонданда яши, эшли, иҗат итә. Татар, рус, инглиз, венгер телләрендә иҗат итә. СССР һәм Венгрия язучылар Берлеге әгъзасы булып тора. Бик күп мактаулы исемнәргә лаек була. Татарстанның Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил премияләре лауреаты. Равил Бохараев  – Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле докторы.

Ул 1912 елның 24 январенда вафат була. Казанда җирләнгән.

Кичәгә килгән тамашачы Равил Бохараевның хатыны Лидия Григорьеваның видеомөрәҗәгатен тыңлады.

Очрашуда  язучы һәм шагыйрь, Татарстанның җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, ТР Дәүләт Советы депутаты, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев чыгышын шигырь сөйләп башлап җибәрде. Равил Бохараев белән 40 еллык иҗади дуслыкта яшәүләрен бәян итте. “Без вактында бер-беребезнең шигырьләрен дә тәрҗемә иттек. Киң күңелле, олы җанлы кеше иде”, диде шагыйрь иҗатташ дусты хакында. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы, “Татарстан” телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар хезмәте башлыгы, Равил Бохараевның тормышы һәм иҗатына багышлаган “Мин Казан гражданины” дигән тирән һәм бай эчтәлекле фильм тәкъдим итте.

Кичә дәвамында Равил Бохараевның әсәрләре яңгырады.

Париж шагыйрәсе, әдәбият белгече, музыкант Леся Тышковская Равил Бохараевның үзе тарафыннан көйгә салынган шигырьләрен укыды. “Бельгия татарлары” ассоциациясе җитәкчесе Лилия Вәлиева “И туган тел” шигыренең Равил Бохараев тәрҗемәсендә рус телендә яңгыратты, шагыйрьнең  татар телен чит телдә танытуга керткән өлеше турында сөйләде.

Очрашу азагында Луиза Бохараева, Парижда Равил Бохараевны искә алу кичәсен оештыруга ярдәм иткән өчен, Татарстанның Мәдәният министрлыгы адресына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Монда Равил Бохараев китапларыннан кечкенә генә  күргәзмә дә куелган иде. Шулай ук, Казан шәһәре һөнәри сәнгать техникумы укучыларының эшләреннән дә матур милли күргәзмә эшләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*