tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Фәннәр академиясендә – яңа президент
Татарстан Фәннәр академиясендә – яңа президент

Татарстан Фәннәр академиясендә – яңа президент

Әхмәт Мәзһәров соңгы тапкыр Татарстан Фәннәр академиясе президенты сыйфатында еллык нәтиҗәләр турында хисап тотты. 16 июньдә  ул рәсми рәвештә үз вазифаларыннан азат ителде. Алдагы биш елда Татарстан Фәннәр Академиясе белән Мәгъзүм Сәлахов җитәкчелек итәчәк.

Татарстан Фәннәр академиясенең гомуми хисап-сайлау җыелышы узды. Көн үзәгенә 2013 елда академиянең эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап һәм яңа президентны сайлау мәсьәләләре куелган иде.

Эшләнгән эшләр бихисап

Татарстан Фәннәр академиясенең узган елдагы эшчәнлеге күпкырлы һәм нәтиҗәле булган. Галимнәр республикабызның икътисади һәм интеллектуаль-рухи потенциалын үстерүгә саллы өлеш кертә алган. Төп көч гуманитар, табигый һәм техник фәннәрне үстерүгә, инновацияләрне кулланышка кертеп җибәрүгә куелган.

Академиянең һәр институты хисап тоткан вакыт аралыгында зур эшләр башкарган. Әхмәт Мәзһәров алар ирешкән уңышлар турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Әйтик, Татар энциклопедиясе институты энциклопедиянең рус телендә 6 томын, татар телендә 4 томын нәшер итүгә әзерләгән. Шулай ук алар тарафыннан 2013 елгы Бөтендөнья Универсиада ачылышына «Татарстан: иллюстрацияләнгән энциклопедия” дип исемләнгән китап бастырылган.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 35 фәнни хезмәте белән мактана ала. Алар арасында М.Закиевның «Древнетюркская ономастика и ее морфонология”, Ф.Баязитованың “Язык и культура: этнолингвистические особенности татарских говоров Западного Закамья Татарстана”, Д.Рамазанованың “Татар телендә кеше белән бәйләнешле лексика” һ.б. эшләрне билгеләргә була.

Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты башкарган фәнни-тикшеренү эшенең 2013 елдагы төп казанышы дип “Борынгы заманнан алып бүгенге көнгә кадәр татарлар тарихы”ның 6,7 томнарын бастырып чыгаруны билгеләргә кирәк. Реаль икътисад өлкәсендә Татарстан үсешенең өстенлекле юнәлешләре булып нефть чыгару, аны эшкәртү һәм нефтехимия юнәлешләре кала бирә. Бу һәм башка юнәлешләрдә башкарылган эшләрне бик озак санарга булыр иде. Татарстан Фәннәр академиясе узган елда ирешкән уңышларның бер өлешен тәкъдим итү дә шактый күп вакытны алды.

Әхмәт Мәзһәров китә, Мәгъзүм Сәлахов килә

Май аенда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзһаровның вазифасыннан азат итүне сорап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә гариза язуы билгеле булды. Татарстан Фәннәр академиясе белән 2006 елдан бирле идарә иткән кешенең китүен фәнни эшчәнлекне җитәкчелек эше белән бергә алып бару кыенлашу белән аңлаталар. Бүген Әхмәт Мәзһәровның нефтьне чистарту буенча бик күп идеяләре Иранда тормышка ашырыла. Моның белән бәйле рәвештә ул озак вакытлы командировкаларда булырга мәҗбүр.

15 майда узган президиум утырышында академия җитәкчесе “кәнәфиенә” Мәгъзүм Сәлахов кандидатурасы тәкъдим ителде. Утырышта катнашучылар аның кандидатурасын бертавыштан яклады. Бүген яшерен тавыш бирү юлы белән аның кандидатурасы буенча сайлаулар узды. Хисап-сайлау җыелышында катнашкан 98 әгъзаның 92се Мәгъзүм Сәлахов яклы тавыш бирде, 3 кеше каршы булган, 3 бюллетеньдә тавыш дөрес бирелмәгән дип табылган. Сайлау нәтиҗәләре буенча Мәгъзүм Сәлахов 5 елга Татарстан Фәннәр академиясенең президенты итеп сайланды.

Әхмәт Мәзһаровка Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт бүләген – Татарстан Президенты Рәхмәт хатын тапшырды. Аңа шулай ук Татарстан Фәннәр академиясенең иң югары бүләге – “Фәндәге казанышлар өчен” алтын медале тапшырылды.

– Бәлки 72 яшемдә яңгыраган бу сүзләр сәеррәк тә яңгырар. Әмма мин бу зур бүләкне алдагы эшчәнлегемә аванс итеп кабул итәм. Югары планканы төшермәскә тырышачакмын, – дип ышандырды Әхмәт Мәзһәров.

Галимнәрдән гамәли эшчәнлек көтәләр

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Фәннәр академиясе җитәкчелеге алмашыну турында да үз фикерләрен, алга таба кайсы юнәлештә эшләргә кирәк икәне турында сөйләде.

– Җитәкчелек алмашыну белән яңа бурычлар һәм эш алымнары булачак. Бу табигый күренеш. Тормыш бер урында тормый. Һәр үзгәреш безгә ниндидер яңалык алып килергә, нәтиҗәлелек зуррак булырга тиеш, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, соңгы 20 ел Татарстан Фәннәр академиясе булдыру турындагы карарның дөрес булуын ачык күрсәткән инде. Галимнәрне туплап, берләштереп, аларны республикабызда саклау, төрле фән өлкәләре үсешенә үз өлешебезне кертү бурычларын үтәргә мөмкинлек биргән. Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президенты Мансур Хәсәнов, аннары аның урынына килгән Әхмәт Мәзһәров йөкләнгән бурычларны тиешле дәрәҗәдә үтәде, дип билгеләде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин фән казанышларын гамәли куллануның мөһимлеген дә ассызыклады.

– Нефть химиясе һәм нефть тармагындагы кебек нәтиҗәләргә ирешү өчен без бүген Фәннәр академиясеннән гамәли характердагы тикшеренүләрнең күбрәк булуын көтәбез, – дип, ул галимнәрне активрак булырга өндәде.

Гүзәл Насыйбуллина, “Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*