tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан журналистлары ТӨРКСОЙ премиясенә лаек булды
Татарстан журналистлары ТӨРКСОЙ премиясенә лаек булды

Татарстан журналистлары ТӨРКСОЙ премиясенә лаек булды

Әнкарада «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының мәдәни күзәтүчесе Люция Камаловага Татарстанда ТӨРКСОЙ эшчәнлеген актив яктырткан өчен исемле премия тапшырылды. Моннан тыш, «Татмедиа» ААҖ генераль директоры киңәшчесе Римзил Вәлиев «Intertat.ru», «Бизнес-онлайн» газеталары, «Төрксой» журналында басылган язмалары өчен премия белән билгеләп үтелде.

Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТӨРКСОЙ) премиясен тапшыру тантанасы Халдун Танер елы рәсми рәвештә ачылуга багышланды. 2014 ел нәтиҗәләре буенча төрки дөнья: Македония, Төркия, Кыргызстан, Башкортстан, Әзербайҗан, Казакъстан, Дагстан, Хакасиянең әйдәп баручы мәгълүмат чараларыннан 23 журналист югары бүләккә лаек булды. Республика Мәдәният министрлыгы тәкъдиме белән  Татарстаннан Римзил Вәлиев белән Люция Камалова бүләкләнде.

Тантана танылган язучы һәм журналист, Төркия театрлары өчен иң беренчеләрдә булып пьесалар яза башлаган Халдун Танер (1915-1986 еллар) тормышы һәм иҗатына багышланган фильм күрсәтүдән башланды. Тамашачыларга аның пьесалары буенча язылган спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде, аннары ТӨРКСОЙ генераль секретаре Дүсеин Касеинов һәм Төркия мәдәният һәм туристлык министры Омер Челик чыгыш ясады. Рәсми затлар аның театрларын үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтеп, Халдун Танер елы ачылу турында игълан итте.

Элегрәк шундый ук югары дәрәҗәдә башка бик күп танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре юбилейлары билгеләп үтелгән. Әйтик, 2011 ел ТӨРКСОЙ карары белән Габдулла Тукай елы дип игълан ителгән иде. Бу ТӨРКСОЙ әгъза-илләренең татар шагыйренең иҗатына багышланган төрле юбилей чараларын оештыруда актив катнашуын күз алдында тоткан. Тантана кунакларына искәртелгәнчә, узган ел Казан төрки дөньясының мәдәни башкаласы дип игълан ителгән иде. Чара ТӨРКСОЙ премиясен тапшыру белән тәмамланды.

Искәртеп узабыз: премия тапшырудан тыш, Төркиядә журналистлар өчен Төркия Республикасы Премьер-министры Аппараты каршындагы Иҗтимагый дипломатияне координацияләү департаменты тарафыннан, ТӨРКСОЙ белән берлектә, зур күләмле чаралар оештырган, алар 22-28 февральдә уздырыла. Аның беренче көнендә, 22 февральдә, кунаклар Әнкараның тарихи һәм мәдәни истәлекле урыннарында – Әнкара кальгасы, шулай ук Ататөрк һәм Азатлык сугышы музейларында булды.

23 февральдә Әнкарада ТӨРКСОЙ, шулай ук Баш матбугат һәм мәгълүмат идарәсе һәм  Иҗтимагый дипломатияне координацияләү департаменты, Чит илләрдә яшәүче төрекләр һәм тугандаш җәмгыятьләр эшләре департаменты, Төркия Республикасы Премьер-министры аппараты каршындагы кризислы һәм гадәттән тыш хәлләр белән идарә итү департаменты җитәкчеләре белән рәсми очрашулар узды.

24 февральдә Төркия башкаласында төрки дөньясы ММЧлары вәкилләрен  «ТРТ Аваз», «ТРТ Тюрк» телерадиокомпанияләре эше, шулай ук Төркия хезмәттәшлек һәм координацияләү агентлыгы һәм тышкы эшләр министрлыгы эшчәнлеге белән таныштырдылар. Кич белән Әнкараның опера театрында Холдун Танер елын ачу һәм журналистларны бүләкләү тантанасы булды.

Бүген журналистлар делегациясе өчен Каппадокия буенча экскурсия оештырылачак.

Журналистларны 27 февральдә Истанбул шәһәрендә рәсми очрашулар көтә. Моннан тыш, кунаклар җирле тарихи һәм мәдәни истәлекле урыннар белән дә танышачак.

«Татар-информ» МА материаллары буенча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*