tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Актаныш районында атаклы Гәрәйләр нәселе вәкилләренә истәлек такталары ачыла
Татарстанның Актаныш районында атаклы Гәрәйләр нәселе вәкилләренә истәлек такталары ачыла

Татарстанның Актаныш районында атаклы Гәрәйләр нәселе вәкилләренә истәлек такталары ачыла

Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында 14 июль көнне авылга нигез салган Гәрәйләр нәселеннән булган Мутиннар данын мәңгеләштерү чарасы узачак. Бер көндә дүрт истәлек тактасы ачыла, шуның 3 се татар, башкорт, Русия тарихында эз калдырган шәхесләргә багышлана: 18-нче гасырда Гәрәй волосте старшинасы булып торган Тимер Мутин, инкыйлабтан соң Башктортстан АССР төзүдә Зәки Вәлидиләр белән бергә актив эш алып барган җәмәгать эшлеклесе Илдархан Мутин, һәм күренекле трагик актер, ТАССРның атказанган артисты Мөхтәр Мутин. Моннан кала, Такталачыкта туган, яшәгән, татар халкының яраткан шагыйре булган Гамил Афзал истәлегенә дә такта урнаштырылачак.

Авылның атаклы шәхесләре истәлеген хөрмәтләү чаралары “Минем шаҗәрәм” дип аталган авыл бәйрәме кысаларында уза. Тантаналы чараларда Мутиннар нәселенең дәвамчылары, Гамил Афзалның хәләл җефете, кызлары, шушы авылдан чыккан кешеләр хөрмәтле кунаклар булып катнашачак. Бәйрәмгә шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре дә киләчәк.

Такталачык авылының бер урамы һәм авыл мәктәбендә урнашкан музей Мөхтәр Мутин исемен йөртәләр. Мөхтәр Мутин исеме бирелгән урамда Мутиннарның нәсел утары да саланып калган.

Бәйрәм кысаларында “Иң яхшы шаҗәрә” һәм “Иң яхшы тирмә” дип аталган бәйгеләр дә уза. Башкортстан кунаклары бәйрәмгә үз милли тирмәләрен алып киләчәк. Такталачык осталары исә үзләре бизәгән тирмәне күрсәтәчәк.

Чаралар 14 июль көнне уза. Рәсми өлеше иртәнге 8.15 тә башлана, “Минем шаҗәрәм” бәйрәме 10.00 дә ачыла.

Элемтә өчен телефоннар: 8 (927) 04 66 942 Диләрия ханым Гайсина

«ВКонтакте» челтәрендә адресы.

YouTube хостингында Мутиннар нәселе турында фильм:

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*