tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татмедиа” ААҖ дә яңа җитәкче
шаһиәхмәтов
шаһиәхмәтов

“Татмедиа” ААҖ дә яңа җитәкче

“Татмедиа” ААҖ нең яңа генераль директоры итеп Фәрит Илдус улы Шаһиәхмәтов билгеләнде.

 

Белешмә өчен: Фәрит Илдус улы Шаһиәхмәтов 1964 елның 9 августында Казакъстанның Караганда шәһәрендә туган.

1991 елда инженер-механик белгечлеге буенча Мәскәү полиграфия институтын тәмамлаган.

1981-1985 елларда Советлар Армиясе сафларында хезмәт куйган;

1986-1994 елларда Татарстан газет-журнал нәшриятында төрле вазыйфаларда эшләгән;

1994-1999 елларда – Полиграфия-нәшрият комбинаты ДУП баш инженеры; 1999-2001 еларда Татарстан Республикасы матбугат, телерадио һәм массакүләм коммуникацияләр министрының урынбасары;

2001-2002 елларда – Татарстан Республикасы Элемтә министрлыгы эшләре белән идарә итүче;

2002-2003 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе.

2003-2009 елларда Ф.Шаһиәхмәтов ТР “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директорының беренче урынбасары вазифасын биләгән;

2009 елдан башлап – ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары.

Өйләнгән, улы һәм кызы бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*