tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәлгать Таҗетдингә тәбрикләү сүзе
Тәлгать Таҗетдингә тәбрикләү сүзе

Тәлгать Таҗетдингә тәбрикләү сүзе

Россия мөселманнары
Үзәк Диния нәзарәте рәисе
Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә
Мөхтәрәм мөфти хәзрәтләре!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Сезне, Ислам дөньясының аерылгысыз бер өлеше булып торган татар халкының рухи юлбашчыларының берсен, ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез – 65 яшь тулган көнегез белән котлый.

Аллаһының тәкъдире белән мөселманнар золым кичергән бер чорда Сез икеләнмичә хак дин юлын сайладыгыз, атаклы уку йортларында гыйлем тупладыгыз һәм Совет чорында Казанда эшләп килгән бердәнбер гыйбадәтханә – Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы булып тордыгыз. Ул авыр дәвердә Сез халкыбызга иман нуры, өмет, гыйлем таратучы булдыгыз. Дин кардәшләребезнең ышанычын казанып, мөфти дәрәҗәсенә бик яшьли лаек булып ике гасыр тарихы булган Диния нәзарәтен җитәкли башладыгыз. Ошбу җаваплы вазифаны үтәгән чорда, Аллаһының рәхмәте белән, илдә һәм дини тормышыбызда гаять зур үзгәрешләр булды, меңләгән мәчетләр, йөзләгән мәдрәсәләр, уку йортлары торгызылды, ачылды. Сезнең тырышлыгыгыз белән хак дин юлында мең еллык тарихы булган Идел-Урал мөселманнары ата-бабаларыбызның матур гадәтләрен кайтара башлады. Шуларның иң күркәмнәренең берсе – инде ике дистә елдан артык дәвам итә торган “Изге Болгар җыены”. Ул кыска гына вакыт эчендә халкыбыз тарафыннан үз ителде. Бөтендөнья татар конгрессы да бу эшкә бик теләп кушылып, аның дини һәм милли яктан тәрбияви әһәмиятен аңлап Сезнең белән бик теләп хезмәттәшлек итә. Шөкер, хезмәттәшлегебез әлеге җыен белән генә чикләнмичә, елдан-ел ныгый һәм киңәя бара.

Хөрмәтле мөфти хәзрәтләре! Татар халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып, күп еллар буена нәтиҗәле хезмәт иткән өчен, Сезгә зур рәхмәт. Иншаллаһ, алга таба да милләтебезнең якты киләчәге өчен бергәләшеп, уртак матур гамәлләр кылып, уңышларыбызга сөенеп, күтәренке рух белән яшәргә насыйп булсын.

Сезгә тазалык-саулык, зур уңышлар, бәхет-сәгадәт телим. Аллаһы Тәгалә күңел тынычлыгыннан, тән тазалыгыннан, иман байлыгыннан беркайчан да аермасын.

Иң изге теләкләр белән,
Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты рәисе Р.З.Закиров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*