tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрының “сөйкемле сөяге”, талантлы артисты Исламия Мәхмүтованы соңгы юлга озаттылар
Тинчурин театрының “сөйкемле сөяге”, талантлы артисты Исламия Мәхмүтованы соңгы юлга озаттылар

Тинчурин театрының “сөйкемле сөяге”, талантлы артисты Исламия Мәхмүтованы соңгы юлга озаттылар

Бүген Казан шәһәрендә урнашкан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына иртәдән үк йөзләрен кайгы баскан тамашачы агылды. Батар театры өчен генә түгел, бөтен татар дөньясы өчен зур югалту. 3 нче декабрьдә Россиянең  атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова безнең арабыздан китеп барды.

Тамашачы ул уйнаган спектакльләргә һәрвакыт зал тутырып йөрде. Бүген аны соңгы юлга озатырга килүчеләр залга гына сыймады. Хезмәттәше, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов: ” Ул театрыбызның әнисе, дәү әнисе, йөз аклыгы, визит карточкасы иде,” – дип сөйләде. Исламия Мәхмүтова театрга 55 ел гомерен багышлады. Махсус белеме булмаса да, күпкырлы рольләр тудырды, тамашачының иң яраткан артистына, “сөйкемле сөяге”нә әйләнде. Ире, талантлы артист Хәлил Мәхмүтов белән аларның кабатланмас образлары һәрвакыт тамашачының күңеленә кереп урнашты. Күчмә театр вакытында, алар аяк басмаган татар авыллары, Россия төбәкләре калмагандыр. Һәр җирдә Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларны туганнарын көткәндәй, яратып каршы алдылар, аларны үзләрендә кунак итүне авыл тамашачысы зур дәрәҗәгә саный иде. Бүген дә Исламия Мәхмүтованың вафат булуы турында хәбәрне ишетеп, дөньяның төрле төбәкләреннән татарлар шалтырата, кайгылы хәбәргә күңелләре белән ышанырга теләмәүләрен әйтәләр.

Ул Тинчурин театрының талантлы артисты гына түгел, үзе пьесалар да иҗат итте, режиссер буларак сәхнәгә дә куйды. Һәм аның бу хезмәтләре дә уңышка иреште. “Аның белән бергәләп, “Сынган беләзек”, “Син бит минем бергенәм” спектакльләрен уйнап,  25 шәр көн гастрольләрдә йөргән чаклар булды. Ул беркайчан да авырлыклар каршында бирешмәде. Ана каз кебек барсын да үз янында җыеп тотты, яшьләрне дә канат астына алды,”- диде К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтев матәм чарасында.

Исламия Мәхмүтова татар театры тарихында үзеннән соң җуелмас эз калдырды. «Кыр казлары артыннан» драмасындагы җырлы-моңлы Ясминә, “Шәмсекамәр” дә Шәмсекамәр, “Ташкыннар” да Зәмзәмбану, “Ефәк баулы былбыл кош”та – Рәшидә һәм башка бик күп рольләре, өстәвенә гаҗәеп моңлы тавышы бер тамашачыны да битараф калдыра алмады. “Казанга чит төбәкләрдән килгән милләттәшләребез һәрвакыт Тинчурин театрына алып баруны сорый. Алар Исламия Мәхмүтова уйнаган рольләрне ярата. Аның һәр роле үзе бер тормыш иде. Яраткан артистыбыз гомере буе тамашачысына тугры булып калды. Татарстан хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән мәрхүмәнең якыннарының зур кайгысын уртаклашабыз, түземлек телибез,” – дип белдерде Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев.

Исламия Мәхмүтованы хезмәттәшләре киң күңелле кеше буларак та искә алды. ” Ул кояш кебек безне җылытып торды. Аны тамашачы яратты, ул үзе дә кешеләрне яратты, “- диде Дәүләт Советы депутаты, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Рамил Төхвәтуллин. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзгар Шакиров Исламия Мәхмүтованы соңгы юлга озатырга зал тутырып килгән өчен, тамашачыга зур рәхмәтен җиткерде. “Бу талант иясен зурлау, зур бәя бирү,” – дип ассызыклады.

Яраткан артистыбыз хөрмәтенә матәм чарасында бик күп җылы сүзләр яңгырады. Бүген аны татар театрының беренче актрисасы Сәхибҗамал Волжская-Гыйззәтуллина, шулай ук Фатыйма Ильская белән дә чагыштырдылар. Исламия Мәхмүтова мондый хөрмәтне исән чакта да төеп яшәде. Барлык туганнары исемнәреннән, залга җыелучыларга рәхмәт сүзләрен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров җиткерде. “Ул булган җирдә һәрвакыт бәйрәм иде. Үзе язган пьесалары аша мәхәббәткә дан җырлады. Исламия – мәхәббәт җырчысы иде,” – дип белдерде Ринат Закиров.

Исламия Мәхмүтова җәсәде ире Хәлил Мәхмүтов янәшәсендә Самосырово зиратында җирләнде.

Энҗе Шәйхетдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*