tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Троицкида Зәйнулла Рәсүлев укулары үтте
Троицкида Зәйнулла Рәсүлев укулары үтте

Троицкида Зәйнулла Рәсүлев укулары үтте

21 майда Чиләбе өлкәсе, Троицк шәһәрендә “Зәйнулла Рәсүлев укулары: ислам Россия тарихында һәм бүгенге заманда” дип аталган Россиякүләм фәнни-гамәли конференция узды. Чара Мәскәү, Чиләбе, Башкортстан, Казахстан һәм Татарстаннан күп сандагы дин әһелләрен, тарихны өйрәнүчеләрне җыйды.

Конференциягә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмитгуллин җитәкчелегендәге ТР МДН делегациясе дә юл тотты. Мөфти белән бергә нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Голәмәләр шурасы әгъзасы Габдулла хәзрәт Әдһәмов конференция эшендә катнаша.

Камил хәзрәт чарада катнашучыларны республика мөселманнары исеменнән сәламләде һәм шәех Зәйнулла Рәсүлев тормышына кагылышлы вакыйгаларны искә төшерде. Ул олуг дин әһелләренең  рухи мирасын өйрәнү мөһимлеге һәм киләсе буыннарга аларның хезмәтләрен җиткерергә кирәклек хакында сөйләде.  Татарстан мөфтиятенең агымдагы елны татар дин галимнәрен өйрәнү, пропагандалау, аларның хезмәтләрен халыкка җиткерүне төп эшләрнең берсе итеп билгеләве хакында әйтте. Белгәнебезчә, 2015 ел нәзарәт тарафыннан “Татар дин галимнәре елы” дип игълан ителде.

2017 елда Троицкида Зәйнулла Рәсүлев мирасын өйрәтүче мәдрәсә ачу көтелә. Бу хакта Чиләбе губернаторы Борис Дубровский игълан итте.

***

Зәйнулла Рәсүлов 1833 елның 25 мартында Троицк өязе Туңгатар волосының Шәрип авылында (хәзерге (Башкортстанның Учалы районында) мулла гаиләсендә туып үсә.

Туган авылында мәдрәсәдә укый, унике яшеннән кантон үзәге – Малай Муйнак мәдрәсәсендә белем ала, аннары Якуп хәзрәт артыннан Ахун авылына күчеп, анда дин гыйлемен арттыра. 1851 елда Троицк шәһәре (хәзерге Чиләбе өлкәсендә) мәдрәсәсенә килеп урнаша, 1858 елда тиешле имтиханнарын тапшырып, Верхнеуральск өязенең Акхуҗа авылына (хәзер шул ук Учалы районында) имам-хатыйб булып кайта.

Шәкерт булган чорында суфичылык белән кызыксынып китә.  Истанбулда  Нәкъшбәндия тәрикате тәгълимәтен укытырга рөхсәт (иҗазнамә) ала.

1884 елда татар сәүдәгәре Сәйфулла Габбасов аны Троицк каласындагы 5нче мәчеткә икенче имам итеп чакыра. 1891 елны аңа мәчет каршындагы мәдрәсәне җитәкләргә тапшыралар. Ул биредә җәдитчә укыту тәртибен кертеп, Русиянең иң дәрәҗәле мөселман уку йортлары биеклегенә күтәрә. Мәдрәсә аның исеме белән «Рәсүлия» дип атала башлый.

1917 елның 2 февралендә вафат була. Кабере Троицк шәһәренең татар зияратында.

Улы Габдрахман Рәсүлев шулай ук күренекле дин әһеле, Үзәк диния нәзарәтендә мөфти. Оныгы Атилла Расих (Атилла Кадыйр улы Рәсүлев) — күренекле татар язучысы.

http://dumrt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*