tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган көнең белән, Сандугач…
Туган көнең белән, Сандугач…

Туган көнең белән, Сандугач…

Исән булса, Хәния Фәрхигә бүген 59 яшь булыр иде. Нинди иде ул? Хисчән иде, хисләрен яшерә белми иде. Бу хакта аның турындагы “Онытылыр, димә…” китабында үз сүзләре китерелгән.

“Тол вакытларны искә төшерсәм, йөрәгем хәзер дә жу итә. Яраткан эшем сәхнәм иде. Гаиләм – таянычым, пар канатым бар иде. Алиянең үсүенә һәр көнне сөенеп яшәп ятканда, ачы хыянәт белән очрашып, тормышым бер көндә челпәрәмә килде. Бер мизгелдә ялгыз калдым. Юл чатында. Бу – иремнең генә хыянәте түгел, бергә эшләгән, моңынчы дус булып йөргән хезмәттәшләремнең дә.

Холкым белән мин шундый кеше – авыр чакларымда үземне аңламаганнарны гафу итә алмыйм. Өйдән берни алмыйча, өстемә кигән кием белән, кызым Алияне җитәкләдем дә Мәскәүгә чыгып киттем. Ул чакта күземә ак-кара күренмәде. Үзешчән композитор, мәрхүм Фирдәвис абый Вафинны бүген дә зур хөрмәт белән искә алам. Ул һәм Мәскәүдәге апам ярдәм кулы суздылар. Ә Алиям яшәргә көч бирде.

Гастрольгә киткәндә Алияне кайчак үзем белән алдым, кайчак Мәскәүдә танышларда калдырдым. Башкортстанга гастрольләргә кайткан вакытта Алияне туган авылымда калдырган чаклар күп булды. Алты ел гомер менә шулай үтте… Алты ел ялгыз хатын, ялгыз ана булып яшәдем. Бу минем өчен тормышның бик зур сынавы иде. Дөньяның никадәр авыр икәнен ялгыз хатын үзе генә аңлый. Бернинди гаебең булмаса да, үзеңне, нигәдер, гаепле сизәсең. Чөнки син – ялгыз хатын. Сиңа шундый ярлык тагылган. Менә шул чакта үзеңне югалтмаска тиешсең.

Авырлыкларны җиңү өчен бу тормышта һәркемгә, бигрәк тә иҗат кешесенә, иң беренче чиратта мәхәббәт, ярату, таяныч кирәк. Бер көнлек кенә түгел, сиңа олы хөрмәт белән караучы, сине яратучы кеше кирәк. Андый кешем булды, әлбәттә.

Мин Игезәкләр йолдызлыгында туганмын. Безнең йолдызлыкта туганнарны тиз гашыйк булучан, җиңелрәк холыклы итеп тасвирларга тырышсалар да, үземне җиңел холыклы дип әйтмәс идем. Әйе, мин – хисчән кеше. Кемгәдер соклану, ерактан гына гашыйк булу да миңа яшәргә, эшләргә көч бирә.”

Резида Вәлитова

https://kiziltan.rbsmi.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*