tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукаевлар Стәрлебашта (фоторепортаж)
Тукаевлар Стәрлебашта (фоторепортаж)

Тукаевлар Стәрлебашта (фоторепортаж)

26 мартта Башкортстандагы данлыклы Стәрлебаш авылы үз тарихын барлады, фаҗигале вакыйгаларны искә төшереп көенде, мактанырлык шәхесләрен искә төшереп горурланды.

Октябрь инкыйлабына кадәр бу авыл күп санлы мәдәрәсәләре, зур гыйлемле мөгаллимнәре белән дан тоткан. Алар арасында бар Россия мөселманнарына яхшы таныш Мөхәммәтшакир Тукаев та булган. Аныэ үзенең, балаларының тормыш юлы бик тә фаҗигале тәмамланган. Ике тапкыр Россия империясенең Дәүләт Думасы депутаты булып торган хәзрәтне Ырынбурга сөргенгә озаталар, нәтиҗәдә ул ачлыктан үлә, балалары кайсы ачлыктан үлеп китә, исән калганнары күп еллар төрмәләр дә җәфа чигәләр, сөрген михнәтләреннән интегәләр. Шулхәтле куркытылган булалар ки, туган нигезләре булган Стәрлебаш авылын 20 йөзнең сиксәненче елларында гына килеп күрергә җөръәт итәләр.

Шушы хәлләрне авылдагы Зөлфия исемле ханым пьеса итеп язган, җирле халык театры шуны “Давыл” спектакле итеп әзерләгән. Авыл бүген тарихын барлый. Кызганыч, күп нәрсә югалган. Күп санлы мәдрәсәләрнең бер бинасы да калмаган, аның каравы Мөхәммәтшакир Тукаев йорты әле дә тора. Анда хәзер бай эчтәлекле музей эшләп килә икән.

Шулай итеп 26 мартта Стәрлебаш авылының җыены үтте, аңа Тукаевлар нәселе вәкилләре чакырылды. Кунакка барлыгы 10 лап кеше килгәнен сөйләде шушы данлыклы нәселнең вәкиле булган Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары. Җыенга килгән халык алда әйтелгән “Давыл” спектаклен карап бик тә канәгать калган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*