tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай районында “Яз гүзәле“ фотоконкурсы узды
Тукай районында “Яз гүзәле“ фотоконкурсы узды

Тукай районында “Яз гүзәле“ фотоконкурсы узды

Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге белән берлектә Тукай районының “Якты юл“ газетасында “Яз гүзәле“ фотоконкурсы үткәрелде. Бәйгегә 14 фото кабул ителде, һәрберсе үзләренең яз фасылына булган карашы турында шәхси фикерләрен дә язып җибәрде.

Конкурсның иң дулкынландыргыч көннәре, әлбәттә, тавыш бирү вакыты. Тукайлылар бик актив булды, конкурсантлар өчен бик күп тавыш җыелды. Җиңүчеләр өчлеге көн саен үзгәреп торды. Шулай итеп, тавыш бирү нәтиҗәләреннән ачыкланганча, “Яз гүзәле“ фотоконкурсының җиңүчесе итеп Круглое Поле поселогыннан Айгүзәл Нуриева танылды. Аңа Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы бүлеге әзерләгән супербүләк – чәй сервизы тапшырылды.

Конкурс шартлары буенча кызыксындыру бүләкләре дә каралган иде. Тагын биш конкурсантыбыз шәхси эшмәкәр Айрат Арслановның татлы бүләкләренә лаек булды. “Яз чәчәге“ номанациясендә җиңүче – фотога чәчәк бәйләме тотып төшкән, үзе дә “Незабудка“ (Күгәрчен күзе) балалар бакчасында эшләүче Яңа Бүләк авылыннан Илүзә Газизова. “Иң күп комментарий җыючы гүзәл“ номинациясендә җиңүче – Теләнче Тамактан Эльвина Борһанова, аңа 11 хәбәр калдырганнар.

“Иң сихри гүзәл“ номинациясендә җиңүче – Яңа поселогыннан Наилә Мәхмүтова. “Иң киң географияле гүзәл“ номинациясендә җиңүче – Ташкичүдән Миләүшә Галиева. Үзе хәбәр иткәнчә, Миләүшәгә хәтта чит илләрдән дә тавыш биргәннәр. Сайт администраторы да газета сайтына керүчеләрнең географиясендә чит илләрдән керүчеләр барлыгын әйтте. “Язгы купшылык“ номинациясендә җиңүче – Яңа поселогыннан Айгөл Ризатдинова.

Тавыш бирү барышына килгәндә, конкурсантларыбыз актив һәм тапкыр булып чыкты. Конкурсны оештыручыларның үзләренә дә бик күп “Минем өчен тавыш бирегез әле“,– дигән хәбәрләр килде. Конкурста катнашкан һәр гүзәлгә битараф булмаганнары өчен ихластан рәхмәт белдерәбез һәм “Яз гүзәле“ җиңүчеләре булулары белән котлыйбыз.

«Якты юл» газетасы 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*