tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Туфан Миңнуллин турында фильм күрсәтеләчәк
Уфада Туфан Миңнуллин турында фильм күрсәтеләчәк

Уфада Туфан Миңнуллин турында фильм күрсәтеләчәк

28 февральдә Башкортстан кинематографистлары берлегенең 20 еллыгы бәйрәм итү кысаларында Уфаның “Родина” кинотеатрында Татарстан кинематографистларының иҗади кичәсе үтәчәк.

Анда Илдар Матуров төшергән «Туфан есть Туфан»  документаль фильм күрсәтеләчәк. Бу кинотасма танылган татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли.

Шулай ук иҗади очрашуда Б.Баишевның Рейхстагка Җиңү байрагы кадаган милләттәшебез турындагы «Монумент на Поклонной горе» фильмы һәм  Ф.Дәүләтшинның «Рудольф Нуреев. Прощание с Родиной» фильмы да күрсәтеләчәк. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*