tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V Бөтенроссия дин әһелләре форумы (пресс–релиз)
V Бөтенроссия  дин  әһелләре форумы (пресс–релиз)

V Бөтенроссия дин әһелләре форумы (пресс–релиз)

2014 нче елның 12-14 июнь көннәрендә, Татарстан Республикасы башкаласы Казанда    “Милли  тормыш һәм дин” дигән  V Бөтенроссия дин  әһелләре форумы узачак.  Форум делегатлары  дин өлкәсендә мөһим сорауларны һәм мәсьәләләр буенча фикер  алу  өчен җыела. Дин әһелләре форумында барлыгы 900  делегат  чакырулы. Делегатлар Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 52 төбәгеннән катнашыр дип көтелә. Делегатларның иң өлкәне – Калининград өлкәсеннән,   Хәким хәзрәт Биктеев . Ул 1925 нче елгы булса, иң яше  Башкортостан Республикасыннан,  1992 нче елда туган,  Артур хәзрәт Гарифҗанов.

Форум эшендә   беренче тапкыр Кырым Республикасы делегациясе дә катнашыр дип көтелә.

12 нче июнь көнне  форум эше өч секциягә бүленеп алып барылачак:

  • Татар гаиләсен саклауда дини йолаларның һәм милли гореф-гадәтләрнең тоткан урыны;
  • Исламда социаль хезмәт;
  • Дөньяви җәмгыятьтә имамның тоткан урыны;

Төп доклад ясаучылар: күренекле дин әһелләре, дәүләт һәм фән эшлеклеләре, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре ,  татар зыялылары.

Секция эшенә йомгак пленар утырышта йомгак ясалып, Форум нәтиҗәләре буенча гомуми резолюция кабул ителәчәк.

Пленар утырыш ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында, 13 нче июньдә, Г. Камал исемендәге Дәүләт  академия театры бинасында  узачак.

14 нче июнь көнне, Форум делегатлары,  ТР Спасс районы Болгар шәһәрендә  узачак  “Изге Болгар җыены”нда катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*