tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Вәсилә Фаттахованың нәни кызы өенә кайтты
Вәсилә Фаттахованың нәни кызы өенә кайтты

Вәсилә Фаттахованың нәни кызы өенә кайтты

9 март көнне татар һәм башкорт эстрадасы йолдызы Вәсилә Фаттахованың декабрь аенда туган кызы Камиләне табиплар өйгә алып китәргә рөхсәт бирделәр. Җитлегеп җитмәгән булып туган бала хастаханәдә берничә ай үткәрде, хәзер аңа даими медицина күзәтүе таләп ителми, шулай да шәфкать туташы әлегә көн саен килеп күзтеп торачак икән.

Хастаханәгә баланы алырга Камиләнең әтисе Илгиз Әбдрәкыйпов, әбисе Нәсимә ханым, әтисенең энесе Илшат, җиңгәсе Алина, туганнан туган сеңлесе Әминә, гаилә дуслары Радмир һәм Эльвира Усаевлар килгәннәр. Бәби йөзен күрүгә бөтен кеше аның әнисе Вәсиләгә бик охшаган булуын әйттеләр.

Нәсимә ханым “Комсомольская правда” газетасының Уфадагы хәбәрчесенә ике улы белән бергә бер түбә астында яшәү карары килгәннәре турында сөйләгән. Камилә һәм абыйсы биш яшьлек Кәрим зур һәм тату гаиләдә үсәчәкләр.

Билгеле булганча, Вәсилә Фаттахова быел 26 гыйнварда вафат булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*