tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Якупов укулары” уздырыла
“Якупов укулары” уздырыла

“Якупов укулары” уздырыла

4 сентябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам университеты белән берлектә  дүртенче мәртәбә “Якупов укулары” фәнни-гамәли конференциясен үткәрә. Әлеге чара 2012 елда фаҗигале төстә вафат булган киң танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов эшчәнлегенә багышлана. Быелгы укулар “Татар дин әһелләренең рухи мирасы экстремизмга каршы көрәш ысулы” дигән теманы колачлар дип көтелә.

Шулай ук Вәлиулла хәзрәт рухына багышлап Коръән уку мәҗлесе үткәрелә.

“Якупов укулары”нда Татарстан мөфтие һәм башка төбәк дин әһелләре, күренекле галимнәр, Вәлиулла хәзрәтнең хезмәттәшләре, дуслары катнашыр дип көтелә.

Вәлиулла  Якупов – йөздән артык китап авторы, “Иман” ислам мәдәнияте үзәгенә нигез салучы. “Иман” нәшриятының мөхәррире, шулай ук 1993 елдан башлап “Мөхәммәдия” мөселман мәдрәсәсенә яңа сулыш өреп җибәрүче. Аның җитәкчелегендә XVIII йөзнең тарихи һәйкәле – Апанай мәчете торгызылды.

Тарих фәннәре кандидаты Вәлиулла хәзрәт Апанай мәчете имам-хатыйбы, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире, шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Ислами тикшеренүләр үзәге фәнни хезмәткәре булып динебез үсешенә зур өлеш кертте.

Үткәрү урыны: РИИ, актлары залы.

Үткәрү вакыты: 4 сентябрь, 2015.

Сәгать 9.00дә башлана.

http://dumrt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*