tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа үрләр яуларга язсын
Яңа үрләр яуларга язсын

Яңа үрләр яуларга язсын

Тубыл шәһәрендә яшәүче педагогия фәннәре кандидаты, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, татар теле, әдәбияты һәм укыту методикалары кафедрасы доценты, энциклопедик фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Бөтенроссия иң яхшы фәнни китап конкурсы (2006 ел) лауреаты, “Бөек Ватан сугышы елларында мәгариф өлкәсендә хезмәт батырлыгы” номинациясендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Бөтенроссия иҗади эшләр ачык конкурсында II урын дипломы лауреаты (2016), күренекле җәмәгать эшлеклесе, “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзасы, Тубыл шәһәр ветераннары советы лекторы, җирле авторларыбызның күп кенә китапларын басмага әзерләп редакцияләүче, КПРФ ветераны, хезмәт ветераны, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җырчысы Клим Солтан улы Садыйков 1 майда 80 яшьлек юбилейлы туган көнен каршылый. Якташларына сокланырлык яшәү үрнәге күрсәткән Клим Солтан улы белән әңгәмә кордык.

– Клим абый, сезнең өчен педагогик хезмәт юнәлешеме, әллә фәнни эшчәнлегегез мөһимме?

– Тормышымның 54 елы мәктәптә, югары уку йортында укыту-тәрбия эшләре белән бәйле булганлыктан һәм, педагогия фәннәре кандидаты буларак, бу ике юнәлешнең берсенә дә өстенлек бирә алмыйм. Алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнгәннәр һәм берсе икенчесеннән аерым яши алмыйлар. Хезмәт юлымда йөзләрчә укучылар, студентлар укытып чыгардым. Шушы вакыт эчендә 136 фәнни мәкаләм, шул исәптән китапларым, монографияләрем басылып чыкты. Аларның тематикасы киң: татар халык педагогикасы, татар телен саклау һәм үстерү, мәктәпләр һәм күренекле татар укытучыларының эшчәнлеге, күренекле себер татар шәхесләре, себер татарларының гореф-гадәтләре, тел үзенчәлекләре һ.б. Бу тематика белән Бөтенроссия фәнни-практик конференцияләрендә Казан фәннәр академиясендә, Стәрлетамак, Уфа, Алабуга, Төмән, Тубыл шәһәрләрендә чыгышлар ясарга туры килде.

– Сезнең әти-әниегез дә укытучылар булган. Аларның хезмәтен күреп педагогия юнәлешен сайлаган да булырсыз.

– Дөресе шулайдыр. Казаннан фәнни экспедицияләр, язучылар, артистлар килсәләр, беренче чиратта, безгә тукталалар иде. Диләрә Тумашева, Мәхмүт Хөсәен, Аяз Гыйләҗев, Шәүкәт Галиев, Әлфия Авзалова бездә Сатылганда кунакта булдылар, язучы Шәйхи Маннур әтиемнәр гаиләсендә Тугызда избач булып эшләгәнендә яшәгән. Тубыл педагогия институты укытучылары Габделхәй Әхәтов, Гомәр Саттаров студентларны педпрактикага Сатылган мәктәбенә алып чыгалар һәм безгә килеп төшәләр иде. Бу очрашулар минем киләчәк хезмәт юлымны сайларга йогынты ясаган булыр. Әтием 17 яшеннән мәктәп директоры булып эшләде, сугыш ветераны, халык мәгарифе отличнигы, II дәрәҗәдәге “Ватан сугышы” ордены кавалеры, “Хезмәттәге уңышлары өчен”, “Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен” һәм күптөрле юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Мин дә укытучылык хезмәтемне 17 яшемнән башладым. Әнием өлкәбезнең күренекле татар теле укытучысы иде, РСФСРның Югары Советы Мактау кәгазе белән бүләкләнгән. Минем сеңлем Луиза да укытучы һөнәрен сайлады һәм Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә физика, татар теле фәннәрен укытты. Безнең гаиләнең гомуми педагогик стажы 250 елдан артык.

– Татар юнәлешендә эшләгән елларыгызны да искә алып китик. Себер татар мәдәният үзәгенең мәгариф бүлегендә, милли-мәдәни автономиясе үткәргән нинди вакыйгалар исегездә калды?

– Пединститутта эшләгән вакытта шәһәр себер-татар мәдәният үзәге директоры Сафиулла Фәйзулла улы (минем элекке укучым) үзәкнең мәгариф бүлеген берьюлы ике урында эшләп җитәкләргә чакырды. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында татар телен укыту өчен Устав һәм юридик сертификат кирәк иде. Аларны төзеп, раслатырга туры килде һәм 14 нче, 15 нче, 17 нче мәктәптә, Сумкино урта мәктәбендә һәм берничә балалар бакчасында үзәк укытучылары тарафыннан татар теле дәресләре укытыла башлады. Шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе оештыручылар – Равил Айса улы Вафеев, мин һәм Фәүрия Мөхәмәтҗан кызы Шәрипова оештыру конференциясе үткәреп, автономия советын сайладык. Миңа автономия Уставын төзергә туры килде. Ул вакытларда Сабантуйлар оештыру һәм уздыру иң әһәмиятле чаралар итеп санала иде. Бу эшне җитәкләргә һәм ел саен башкарырга туры килде. Төрле фәнни-практик конференцияләр оештыру да безнең өстә булды. Мине, автономиянең башкарма директоры буларак, өлкә автономиясе советы әгъзасы итеп тә сайладылар. Хәзерге көндә автономияләр мәдәният өлкәсендә күп эш башкаралар, тик телебезне саклау, радио тапшыруларын торгызу мәсьәләсе ничек тә чишелә алмый тора.

– Быел өлкә газетабыз “Яңарыш” 30 еллыгын билгели. Сез газетага мәкаләләр язып торган газетаның якын дусты, газета каршында эшләп килүче “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзасы да. Газетабызга, укучыларга нинди теләкләр теләр идегез?

– Газетабызны, аның хезмәткәрләрен бу юбилейлы дата белән чын күңелдән котлыйм. Газетаны беренче елдан ук алам. Аның беренче баш мөхәррире Азат Сәгыйтов минем курсташым, дустым иде. Минем мәкаләләремне һәрвакыт теләп бастыра килде. Ул вафат булганнан соң газетаны саклап калу проблемасы килеп туды. Без студентлар һәм укытучылар исеменнән өлкә хакимиятенә хат белән мөрәҗәгать иттек. Аның да ярдәме тигәндер – газета сакланып калды. Анда без укыткан студентлар Рәүфә, Диләфрүз уңышлы хезмәт итәләр. Газетаның баш мөхәррире Алсу ханым тырышлыгы белән “Яңарыш” яңадан-яңа уңышлар яулап тора. Татар әдәбиятын, мәдәниятен, татарлыкны саклауда, татар йола-гадәтләрен пропагандалауда, динебезне саклауда газетаның роле бик зур. Газета укучылардан газетага язылуны оештыруда ярдәм итүләрен сорыйм. Без татарлар – татар булып калыйк!  

– Тормыш яме – яшәүдә, ә яшәү яме – гаиләдә, хезмәттә дип әйтәләр. Гомер сукмагыгыз буйлап янәшәгездә атлаучы тормыш иптәшегез Рауза Җәлил кызы сезнең коллегагыз да бит. Рауза апа белән ничә ел бергә яшисез? Бала-оныкларыгыз арасында укытучы һөнәрен сайлаучы бармы?

– Гаилә ул – хезмәт кешесенең тылы. Рауза белән 1963 елда гаилә корып, 5 егет үстердек. Балаларны тәрбияләүдә күбрәк авырлык Раузага, әнисе Әсхәпҗамал кайнанама төште. Мин, гел җаваплы эштә булганлыктан, гаиләдә тәрбияви йогынтым әзрәк булды. Шуңа карамастан балаларыбыз тырыш, эшчән, уңган булып үстеләр. Аш-су әзерләүдә хатын-кызларны арттырып салырлар. Бу әбиләре, әниләренең осталыгыннан килә булыр. Барысы да белем алдылар, эш урыннарында хөрмәткә ия кешеләр. Зур улыбыз Рөстәм Төмәндә төзү институтында укыды, Айдар белән Алмаз Тубыл пединститутын тәмамладылар. Аларның укып бетерүләре илебездә укытучының бәясе төшкән елларга туры килде, милиция хезмәтенә урнаштылар, майор дәрәҗәсенә хәтле күтәрелделәр. Алмаз улыбыз бандитлар кулыннан һәлак булды, урыны оҗмахта булсын. Дүртенче улыбыз Новосибирск су транспорты инженерлары институтын тәмамлап, ТЭЦта смена инженеры булып эшли. Кече улыбыз Ренат Мәскәүдә Югары ислам колледжында укып чыкты, хәзер төзелештә бригадир булып эшли.

– Намуслы, тырыш хезмәте өчен күптөрле Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, юбилейлы медальләр белән бүләкләнгән Клим Солтан улы Садыйковны олуг юбилее белән кайнар котлыйбыз. Якыннарыгызның җан җылысын тоеп озак еллар яшәргә Ходай насыйп итсен.

Римма Умитбаева,
Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*