tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьләр матбугаты ятим калмасын иде
Яшьләр матбугаты ятим калмасын иде

Яшьләр матбугаты ятим калмасын иде

Татарстанның яшьләр эшләре Министрлыгын һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумын оештыручылар игътибарына

Нәкъ бер ел элек “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиевнең якты дөньядан китүе аяз көнне яшен суккандай көтелмәгән вакыйга булды. Бик күпләр бу хәлдән өнсез калды. Ничек инде, татарның иң популяр, иң милли рухлы басмасын 27 ел җитәкләгән кеше көтмәгәндә китеп югала ди?

Узган шимбә көнне, 23 июньдә, Исмәгыйльнең үлеменә бер ел тулу уңаеннан аның  туганнары, дуслары, хезмәттәшләре бу үзенчәлекле шәхесне зурлап искә алдылар

Балачак дустының  хаты.

“Исмәгыйльнең арабыздан китүенә бер ел булды,- дип әйтелә мәрхүм каләм иясенең классташы, балалык дусты Ринат Сабировның “Әтнә таңы” газетасында басылып чыкканн хатында. — Үземне хәтерли башлаганнан без бергә булдык. Иң элек балалар бакчасында, аннан соң мәктәптә бер класста бердән унга кадәр, тугызынчы һәм унынчы класста бер парта артында. Бер-беребезгә булышып укыдык. Очрашкан вакытта мәктәп елларын, укытучыларыбызны аның белән еш искә ала идек. Шаян күңелле, туганчыл кеше иде.

Менә  бер генә мисал. Мин Бакуда, хәрби диңгез училищесында укыганда бер көндә 16 хат алдым. Барысы да бер класста укыган кызлардан. Почерклары охшаган, үзләренә генә хас сүз әйтемнәре. Һәрбер хатта миңа булган мәхәббәтләре турында язганнар. Исмәгыйльнең эше дип күңелгә дә килмәде. Мине алдалый алуына бик канәгать булган иде. Үзенә генә хас булган көлү белән көлде. Ялларга кайтканда каршы алды,  киткәндә озатып куя иде. 2014 елны Украинадагы хәлләр башлангач, көн саен диярлек телефоннан шалтыратып, минем хәлне белеп торды. Анда булган хәлләрне минем күз аша ачыкларга теләде. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын!

Ринат Cабиров, Севастополь шәһәре”

Исмәгыйль Шәрәфиевне сагыну

Исмәгыйльнең якташлары, сыйныфташлары, хезмәттәшләре аның тормыш иптәше Роза ханымны, балаларын, оныкларын күреп юану, “Шәрәфине” зурлап искә алу, кызыклы хәлләрне искә төшерү  өчен “Әниләр” мәчете янындагы “Азу” кафесына җыелдылар. “Азатлык” радиосында элекке елларда  эшләгән Юныс Әтнәле (Рим Ситидиков), Севастопольдан кайтан Ринат Сабиров, Әтнә мәктәбендә бергә укыган сабакташлары Исмәгыйльнең нинди ихлас, шәфкатьле, газетага һәм туган телгә тугры булуы турында әйттеләр.

Исмәгыйл Шәрәфиевны искә алу аның якыннары, дуслары өчен куанычлы вакыйга булды. Алар аның үзен күргәнңәй хис иттеләр.  Гаилә оештырган бу чараның иҗтимагый әһәмияте дә барлыгы соңыннан гына аңлашылды…

“Татарстан яшьләре” редакциясендә хәзер дә эшләүче  Халидә Минһаҗева, Нәзилә Сафиуллиналар   Исмәгыйльне коллегалары әле дә сагынулары, яратып искә алулары турында сөйләделәр. “Татарстан яшьләре”нең тиражы 200-300 меңгә җиткәндә бу газета үзгәртеп кору, тәрәккыят, милләтне уяту әсабы булып хезмәт итте. Тираж зур булгач, газетаның  матди хәле дә яхшы иде. Исмәгыйльнең редакциядә эшләүчеләргә фатирлар сатып алып биргәне тарихка кереп калды. Бу фатирлар әле журналистлар гаиләләренә хезмәт итә. “Татарстан яшьләре” редкциясенең дусты, Мөхәммәт Мәһдиевның улы диңгезче Искәндәр Мәһдиев үзенең  Исмәгыйль белән иҗади хезмәттәшлеге турында сөйләде. Башка замандашларның да матур хатирәләре саклана икән.

Яшьләрнең  мәгълүмат мөхите яшәрме?

Кеше киткәч тә, аның эзе генә клмый, яратып башкарган эше кала. Яхшы журналистны һәм мөхәррирне сагынуның иң кайнар ноктасы – матбугатның милләткә хезмәт итүен барлау булды.

Милли рухлы, кешелекле һәр шәхесне югалту, һәрбер әҗәл һәм авыр югалту инкыйраз билгесе буларак, шомлы хисләр тудыра. Исмәгыйль Шәрәфиевның вафат булуы  күпләр өчен милли яшьләр басмасы гүргә аяк баскан кебек тәэсир итте.

Әлбәттә, газета чыгуын дәвам иттерә, аның җитәкчесе, хәбәрчеләре, укучылары бар. Әмма республикада туган телнең статусы, дәрәҗәсе, татарча укый-яза белүчеләрнең саны кимү Исмәгыйль кебек шәхесләрне сагындыра, андый затларга ихтыяҗны кискенләштерә. Алда ниләр көтә соң безне? Татарча басмалар, аларны укучылар калырмы? Милли телдә фикер йөртә торган яшьләр кимесә, уку йортлары да, матбугат та, телевидение, радио тапшырулары да, театр һәм концерт тамашалары да юкка чыгарга мөмкин.

Хәзергә “Салават күпере”, “Ялкын”, “Сабантуй” кебек балалар журналлары, яшьләрнең “Идел” журналы чыкса да, “Мгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары эшләп торса да, Татарстанда яшьләрне иҗтимагый тормышка җәлеп итә торган “Молодежь Татарстана” газетасы ябылды. Ә популяр “Татарстан яшьләре” үз көнен үзе күреп, дәүләт чараларыннан һәм ярдәменнән читтә гомер кичерә.Имсәгыйльнең дәвамчыларына үз сүзләрен әйтер чак җите!

Әйе, матди һәм рухи-сәяси тормыш шартлары гади булмагач, кайчандыр иң зур тиражлы булган басмаларның берсе булган “Татарстан яшьләре” дә акрынлап чигенә бара. Исмәгыйль исән чакта аны яңа юлга чыгарырга өлгерми калды. Язмыш биргән гомере җитмәде аңа.  Мәктәпләрдә тел мохите тарайгач, ә матбугат  тиеннәр санап гомер итә башлагач, социаль яктан мөһим, әмма зур акча китерми торган мәгълумат әсбаплары  сүнүгә таба бара. Дөрес, әлифбаны укыту, телгә өйрәтү, кечкенәләрне, яшьләрне милли рухиятка тарту байлык китерми, алар “нибары” кешене генә тәрбияли, милләтне “генә” саклый!

Туган телне “ихтыяри” сайлаучыларны тәрбияләүчеләр кирәк

Татарстаның үзендә республиканың  дәүләт теле булган татар телен сайлаучыларга гына  ихтыяри укытыла башлагач,өр-яңа куркыныч хәл килеп туачак. Яшьләр өчен махсус милли матбугат булса, телевидение, радиосы, интернет басмасы булса татар зыялысы  булып үсәчеләр артыр иде. Яшьләрдә милли аң үстерү, ата-аналарны да иҗтимагый тормышка, милли фикергә җәлеп итү  мәгълүмат чаралары тәэсир итә ала бит! Алар бар иде һәм аларның кай       берләре ябылмый.  Әнә, “Комсомольская правда” газетасы ВЛКСМ (комсомол) таралгач та әйбәт кенә чыгып ята. Хәтта аның FM радиосы бөтен илгә, шул исәпҗән Казанда да тәүлек әйләнәсе сайрап тора.

Яшьләр матбугатында эшләгән каләм ияләре “олы” матбугат өчен кадрлар да, укучылар, тыңлаучылар, тамашачылар да үстергәнен аңларга кирәк! Әнә “Комсомольская правда”ның элеккке җитәкчесе Геннадий Селезнев Дәүләт Думасын җитәкләде, Борис Панкин зур дипломат булды, Владислав Фронин хәзер “Российская газета”ның баш мөхәррире. “Татарстан яшьләрендә” мөхәррир булып эшләгән Мансур Хәсәнов зур дәүләт эшлеклесе, академия президенты булды, Ислам Әхмәтҗанов матбугат министры булып күтәрелде, Ринат Харис, Барлас Камалов, Равил Фәйзуллин, Роберт Миннуллин, Разил Вәлиев, Җәүдәт Кәлимуллин, Хәмзә Зарипов, Ркаил Зәйдулла, Газинур Моратлар һәм башка бик күпләр яшьләр матбугатында чарланыпүсте. Ә хәзер ничек?

150-200 мең студент, бик күп яшьләр яшәгән Татарстанда яшьләр матбугаты сүнеп барсын инде?! Радио, телевидение тапшырулары да күбрәк кирәк аларга! 80 нче, 90 нче еллларда яшьләр рухын аңлап, аларга кирәкле газета чыгара алган Исмәгыйль Шәрәфиев кебек мөхәррирләргә  алмаш үсеп чыксын өчен,  яшьләр матбугатына игътибар артсын иде.

Хәзер адым саен бизнес турында сөйлиләр. “Говорит радио “Комсомольская правда!” дигән өндәмәне 98,8 FM ешлыгында ишеткән саен сискәнеп китәм. Кая соң безнең милли яшьләр иҗтимагый тормышын яктыртучы  радио? Милли гәзит саткан акчага гына радио ача алмыйсың, спонсорлар, дәүләт ярдәме булмаса, аның ешлыгы да тәтеми. Димәк җәмгыять, хакимият яшьләрнең мәгълүмат мохите турында  кайгыртырга тиештер. Айга бер чыга торган журналлар гына җитми. Милли яшьләр өчен интернет сәхифәләрен яшәтергә, сыйфатлы газета бастырырга штатлар, акча, заманча аралашу кирәк. “Кәгазь” басмаларның интернеттагы версияләре,  радио һәм видео язмалар үзеннән-үзе  генә хасил булмый.

Яшь чакларда яшьнәргә!

Бигрәк тә татарча яшәргә тырышучы яшьләргә  мөмкинлекләр кирәк.Август аенда Бөтендөнья татар яшьләрнең чираттагы форумы була. Аны әзерләүчеләрнең фикере ничек? Дәүләт ярдәменнән башка, яшьләрне оештыру ысуллары  да кирәк. “Ихтыяри” рәвештә  милләтне, телне саклаучы йөз меңнәрчә, миллионнарча (!) татар яшьләре кайда соң? Булган журналлларны укучы, ачылган интренет сәхифәләрен караучылар кая булып беткән соң алар? Радио һәм ТВ тапшыруларын да көтеп алучылар да өлкән яшьтәге апалар. Ә яшьләр кая булган?  Ни өчен менә дигән ресурсларны куллану җитми?

Бу турыда Татарстанда яңа гына төзелгән Яшьләр министрлыгы да  “таяну ноктасы” булырга тиештер.     Татарстанда 2 миллион татар бар икән, аның өчтән бер өлеше яки 25 проценты яшьләр түгелмени? Яшьләр мәдәнияты, яшьләр матбугаты, милли яшьләргә терәк булырлык дәүләт оешмасы булырмы икән яңа министрлык?

Безнең ише өлкән агайларга алмаш килмәсә, мәдәният, мәгълүмат вәкилләре тирәсендә бушлык җыелса, бу гуманитар катастрофа булачак! Милли яшьләр күктән яумый, алар иҗтимагый тормышта үсә. Яшьләр форумы, “Сәләт” кебек оешмалар  һәр авылда, һәр урамда булсын өчен,  заманча яшьләргә  мәгълүмат оеткысын булдыруны үзагымга куярга ярамый. Яшьләр һәрвакыт максималист, инкыйлапчы, авыр чакта көрәшкә ташланучы булды. Бүген милләтнең хәле шуны таләп итә.

Исмәгыйль Шәрәфиев  һәм башка якты шәхесләр истәлегенә иҗади бәйгеләр, аның кебек тел һәм әдәбият сагында торучылар турында кайгырту кирәк бит. Милли мәгърифәткә инкыйраз янаганда эшне мәгълумат системасын яшәртү башлыйсы иде. Дустыбызны сагынып искә алганда менә шундый уйлар туды.

Римзил Вәлиев,
Бөтенсоюз һәм республика яшьләр матбугаты ветераны

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*