tatruen
Юбиляр

Юбиляр

Бүген, 10 октябрь көнне Фәннәр академиясендә танылган галим, бик күп шәкертләрнең остазы, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан фәннәр академиясе академигы, Россия лингвистик фәннәр академиясе академигы Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевның 85 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

Мирфатыйх Зәкиев 1928 елда Татарстан Республикасы Ютазы районы Зәйпе авылында туа. Ул 1951нче елда Казан дәүләт университетының тарих–филология факультетын тәмамлый. 1954 нче елда филология фәннәре кандидаты, 1963 нче елда филология фәннәре докторы диссертациясен яклый. М.З.Зәкиев Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен ордены кавалеры, Бөек Ватан сугышы ветераны. Бик күп фәнни хезмәтләр авторы. Галим 60 фән кандидаты, 18 фән докторы әзерләгән.

Галимне тәбрикләргә Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Әхмәт Мазгар улы Мазгаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән һәм мәгариф комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, Казан федераль университетының филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Рәфкать улы Җамалетдинов, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Мөгәллим улы Миңнуллин, юбилярның шәкертләре, язучылар, галимнәр һәм башка кунаклар килгән иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән юбилярны БТК БК рәисе урынбасары Дамир Гыйсметдин котлады. “Сезнең кебек мөхтәбәр галимнәребез татар халкының барасы юлын яктыртып торалар. Киләчәктә дә милләт аксакаллары, ил агалары ярдәме белән халкыбыз өчен зур эшләр башкарырбыз дигән өметтә калабыз”–диде ул һәм Татар конгрессы исеменнән “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале белән истәлекле бүләк тапшырды.

Мирфатыйх Зәкиевны бәйрәме белән тәбрикләргә чит илләрдән, Россиянең башка төбәкләреннән дә галимнәр, шәкертләре, дуслары җыелган иде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*