tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәйхразиев Россиянең һәр төбәгендә җитәкчеләрнең татар мәнфәгатьләрен аңлавын әйтте
Шәйхразиев Россиянең һәр төбәгендә җитәкчеләрнең татар мәнфәгатьләрен аңлавын әйтте

Шәйхразиев Россиянең һәр төбәгендә җитәкчеләрнең татар мәнфәгатьләрен аңлавын әйтте

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Россия Федерациясенең һәр федераль округында татар иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашуларына нәтиҗә ясап, һәр җирдә дә төбәк җитәкчеләренең татарлар мәнфәгатьләрен аңлауларын әйтте. “Җиде федераль округта да без һәрвакыт губернаторларның, аларның урынбасарларының, аппарат җитәкчеләренең татар иҗтимагый тормышына ярдәм итәргә әзер булуларын күрдек”, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Васил Шәйхразиев.

“Һәр төбәктә дә татарларның һәм Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның җитәкчеләр алдында абруе бик зур”, – дип билгеләп үтте Милли Шура рәисе. Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, татар иҗтимагый тормышында чишеләсе проблемалар бар. “Төбәкләрдәге татар лидерларының тәкъдимнәре күп, эшләргә теләүче кешеләр дә күп. Идеяләрне грантлар ярдәмендә тормышка ашырып булганын да искәрттек, мәсьәләләрне чишү юлларын билгеләдек”, – диде ул.

Федераль округлардагы очрашуларда яңгыраган тәкъдимнәр Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты тарафыннан эшкәртелеп, эш планына кертеләчәк. “Барлык сорауларны уртага салып сөйләшеп, алар буенча стандартлар төзеп, алга таба эшләргә ниятлибез”, – диде Милли Шура рәисе.

Васил Шәйхразиев быелның гыйнвар-март айларында Россия Федерациясенең һәр федераль округында булды, Россиядәге татар дөньясы белән танышты. Бу аның Милли Шура рәисе вазифасында беренче зур сәфәрләре тупланмасы.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/05/159249/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*