tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шигъри сүз җанга тансык
Шигъри сүз җанга тансык

Шигъри сүз җанга тансык

“Нур” театрының кече залы шыгрым тулы иде. Шигырь тыңларга җыелган иде халык. Хәтта Башкортстанның ерак районнарыннан, юлларда себертеп торуына да карамастан, автобуслар яллап килгәннәр.

“Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләмнең Мәүлид ае һәм шигърият тантанасы мөнәсәбәтле фатыйха сүзе белән башланып китте. Ә сәхнәдә гүзәл затларыбыз: Уфадан Зифа Нагаева, Альбина Хәлиуллина, Благовардан Фәнирә Ибраһимова, Илештән Венера Мәҗитова, Борайдан Фатыйма Гыйльметдинова, Бишбүләктән Әлфия Булат, Чакмагыштан Римма Гайнанова, Аскыннан Гөлназ Абдуллина, Нуриманнан Миләүшә Гыйльманова – шигъри мәйдан тотты. Кызларыбызның һәркайсының йөрәк түреннән чыккан әйтер сүзе бар, һәркайсы – үз һөнәрендә уңышларга ирешкән шәхес, уңган хуҗабикә, сөйкемле зат. Тамашачыларның да иң нечкә күңеллеләре җыелган иде, ахры: тын да алмый тыңладылар, гөрләтеп алкышладылар. Алып баручылар Нурлан Ганиев һәм Зәлия Ахунова – үз эшләренең осталары, алып бару дилбегәсен ныклы тоттылар. Дамира Сәетова, Флера Шәрипова, Гүзәл Габидуллина һәм башка җырчыларның, Нефтекамадан фольклор ансамбль чыгышлары ямь өстенә ямь булды. Фойеда исә татарча китаплар, калфак-түбәтәйләр сатып алырга була иде.

“Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере” проектын Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” иҗтимагый оешмасы инде бишенче тапкыр үткәрә. Аларның һәрберсе искиткеч ихлас, җанга үтеп керерлек һәм халыкчан була. Берничә китап чыгарган, танылу яулаган шагыйрәләр дә катнаша анда, шигърият иленә тәү аяк басканнар да көчен саный. Барысы да күңелгә ята: осталардан үрнәк аласың, кемнеңдер ихласлылыгына сокланасың, тансык нәфис сүз тыңлыйсың. Байлык, муллык белән генә түгел шул, күңелгә нәфислек, матурлык тансык. Аны кибетләрдән, супермаркетлардан сатып алып, экраннардан гына табып булмый. Бу бәйрәм шуны исбатлады: шигъри сүз йөрәкләрне эретер, күңелләрне берләштерер, авырлыкларга каршы көч бирер сәләткә ия. Һәм аны әйтергә теләүчеләр дә күп, тыңларга теләүчеләр дә бар. Әйтеләсе сүзләр, дулкынландырган хисләр күп әле – иншалла, проект киләчәктә дә уңышлы дәвам итәргә охшап тора.

Бәйрәмне оештыруга “Сәхибҗамал” оешмасы зур көч салган һәм бер тиен бюджетсыз башкарып чыккан. Әлбәттә, “Нур” татар дәүләт театры җитәкчелеге дә зал белән ярдәм иткән. Оешманың җитәкчесе Динә Морзакаеваның, аның урынбасары Зәлия Ахунованың өлеше аеруча саллы. Китап нәшерләү эшендә җыйган һөнәри тәҗрибәгә сабыр акыл, табигый затлылык та кушылып, Динә ханым үз янына милләтпәрвәр туташ, ханымнарны туплый алды. Оешма үткәргән чараларның зур теләктәшлек табуы моңа яхшы дәлил.

Әлбәттә, “Сәхибҗамал” оешмасына матди ярдәм булса, мондый чаралар тагын да зуррак форматта үтәр, шигъри сүз, илһамлы сүз күбрәк тамашачыларга барып җитәр, мәдәни тәрбия, күңел җылысы бүләк итәр иде.

 Дилбәр БУЛАТОВА, Уфа

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*