tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сөембикә” гә 100 яшь
“Сөембикә” гә 100 яшь

“Сөембикә” гә 100 яшь

16 май көнне Г.Камал театры бинасында “Сөембикә” журналы үзенең 100 еллыгын бәйрәм итте. Әлеге тантанада II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатлары һәм шәрәфле кунаклары да катнашты.

“Сөембикә”леләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. “Менә 100 ел инде бу журнал халкыбызга, милләтебезгә хезмәт итә. Аны беләләр, зурлыйлар. Казаныбызда гына түгел, күп өлкәләрдә, чит җирләрдә дә журналның һәр номерын көтеп алалар.

“Сөембикә”нең максаты — хатын-кызлар тормышын, яшәү рәвешен күрсәтү, бала тәрбияләү серләрен ачу. Хатын-кызларны якынайту-берләштерүдә, телебезне саклауда журналның өлеше зур булды, – диде ул. Шулай ук, Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән чәчәкләр һәм котлау тапшырды.

Юбиляр журналны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров, Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова да, котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Бәйрәм кичәсендә Венера Ганиева, Рөстәм Закиров, Алинә Шәрипҗанова, Зәйнәп Фәрхетдинова, Наилә Фатехова, Базарбай Бикчәнтәев, Резеда Шәрәфиева, “Казан” бию ансамбле чыгышлары да залга җыелган тамашачының куңелләрен күтәрде.
Бәйрәмне төп оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Сөембикә” журналы булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*