tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Совет утырышы узды
Совет утырышы узды

Совет утырышы узды

Ульяновск шәһәренең  үзәк мәчете янәшәсендә башлангыч сыйныфлар өчен шәхси татар мәктәбе төзеләчәк, ә борынгы мәчет бинасында исә Ислам музее ачылачак.  Бу хакта өлкә мөселманнарының  Диния назарәте каршында эшләүче  Иҗтимагый Советның чираттагы утырышында хәбәр иттеләр.

     Ульяновск өлкә диния назарәте  каршында иҗтимагый Совет моннан дүрт ел элек     оешкан иде.  Аның составында район-авыллардагы имамнар, өлкәдә эшләүче   татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр,  татар телендә чыгучы газета-телевидение журналистлары һәм милли хәрәкәт активистлары бар. Советның максаты-өлкәдәге мөселман тормышының катлаулы проблемаларын хәл итү юлларын эзләү, җирле хакимият  белән бергә  татар авылларындагы  дини һәм милли вәзгыятьнең торышын күз уңында тоту һәм традицион Исламны киң катлам халыкка җиткерү. Утырышта үзәк мәчет янәшәсендә башлангыч мәктәп төзү мәсьәләсе дә күтәрелде.   Совет әгъзаларының кайберләре бу урында мәдрәсә  төзү кулайрак булыр дигән фикерне әйтсәләр дә, күпчелеге  мәктәп салу ягында иде.

Соңгы елларда Ульяновск диния назарәтендәге уңай үзгәрешләрне  күрми мөмкин түгел.   Моннан берничә ел элек мөфтият башлыча, намаз укыту, гает бәйрәмнәрен уздыру, мәчетләр төзетү кебек бер яклы эшчәнлек белән генә шөгылләнә иде. Хәзер исә диния назарәте киләчәк турында уйлап балалар һәм яшүсмерләр арасында һәртөрле бәйгеләр, конкурслар үткәрә, фәнни-гамәли конференцияләр, өлкә күләмендә ифтар һәм корбан ашлары  уздыра башлады.

     Узган елны Диния назарәте каршында ярдәмгә мохтаҗ кан-кардәшләребезгә һәм тормышта авыр хәлдә калган ялгызларга  булышу өчен   “Закәт” хәйрия фонды оештырылган иде. Берничә ай эчендә генә дә фонд кассасына 480 мең сум акча кергән. Утырышта аның рәисе Рөстәм хәзрәт Сафин Совет әгъзалары каршында хисап та тотты.

    Утырышта  тагын бер фонд яисә милли хәрәкәт төзү кирәклеге турында да игълан иттеләр.Тәкьдим итүчеләрнең сүзләренә караганда, әлеге иҗтимагый хәрәкәт федераль кануннарга нигезләнеп безнең борынгы мәчетләребезне яңадан үз хуҗаларына кайтарып бирү эшләре белән шөгылләнергә тиеш.

   Моннан өч ел элек Губернатор  Сергей Морозов шәһәрнең Дзержинский урамында урнашкан элеккеге мәчет бинасында Ислам мәдәнияте музее ачу тәкьдимен әйткән иде. Бүген гыйбадәтханә мөселманнарга кайтарып бирелгән, хәзер анда капиталь ремонт бара.

                                                                           Рамис Сафин,  Ульяновск өлкәсе

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*