tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 80 яшендә дә ул спортка гашыйк
80 яшендә дә ул спортка гашыйк

80 яшендә дә ул спортка гашыйк

Казанда гомер итүче Мөдәррис Галимҗанов һөнәре буенча төзүче. Лаеклы ялга чыкканнан соң, ул үзенең бар вакытын спортка багышлый. “Һәр көн физкультура ясыйм. Башкаларга да киңәш итәм. Физик күнегүләр тән саулыгы өчен бик кирәк,”-ди спортчы.

Мөдәррис Галимҗанов бу көннәрдә 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Үзенә ул спорттагы яңа уңышлары белән бүләк тә ясады. Мәскәүдә узган ветераннар арасындагы җәйге җиңел атлетика чемпионатында катнашып, өч медальгә лаек була. 5 һәм 10 кмга йөрү (спортивная ходьба) буенча ярышларда – ике алтын медаль, 200 метрга йөгерү буенча ярышларда – бронза  медаль.

“Татарстанда минем кебек актив өлкәннәр шактый,”-ди Мөдәррис ага. Шундыйларның берсе Татарстан ветераннарының җиңел атлетика буенча оешмасы җитәкчесе Мәхмүт Шакиров. Ул шулай ук төрле чемпионатларда көч сынашып, урыннар яулый. Үрнәк өлкәннәр җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. “Бер картлыкта, бер яшьлектә,”- дип елмаялар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*