tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алина Заһитова: “Бу минем вазгыять түгел!”
Алина Заһитова:  “Бу минем вазгыять түгел!”

Алина Заһитова: “Бу минем вазгыять түгел!”

Алина Заһитова көндәше Женя Медведеваның башка тренерга китүе турында бер сүз дә әйтми

Талантлы тренер Этери Тутберидзеның шәкертләре фигуралы шууда дөнья күләм йолдыз буларак танылдылар. Пьенчхандагы Олимпия уеннарында 15 яшьлек Алина Заһитова алтын медаль алгач, аның өлкәнрәк сабакташы Евгения Медведева уртак остазларына үпкәләгән булса кирәк. Янәсе, әгәр Алинаны юниорлар төркемендә тагын бер елга калдырган булсалар, Олимпия алтыны Медведева насип булыр иде. Күптән түгел Евгениянең үзен 11 ел дәвамында зур спортка керткән Этери Тутберидзены ташлап китүе турында билгеле булды. Ул хәзер Канадага күчеп, андагы атаклы тренер  Брайан Орсер җитәкчелегендә күнегүләр үткәрәчәк.  Әлбәттә, аның моңа хакы бар. Этери ханым Женяның үзен 6-7 яшьтән тәрбияләгән тренерга  рәхмәт әйтмичә аерылуын хупламаган.

Узган кышта Россия телеканаллары һәм спорт түрәләре тарафыннан чамадан тыш макталган   Евгения Медведева матбугатта әйтелгәнчә Әрмәнстан  өчен түгел, Россия байрагы астында чыгыш ясаячак. Димәк Россиянең  тимераякта фигуралы шуучы иң көчле хатын-кызы исеме өчен көрәш дәвам итәчәк. Алина журналистларның үзенә Женя турында сорау бирмәүләрен үтенгән. “Бу минем вазгыять түгел…”- дигән ул. Чыннан да, һәркем үз гамәлләре өчен үзе җавап бирә.

Килеп туган хәл турында интернетта видеорепортаж карарга теләүчеләргә сылтама бирәбез.

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*