tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алинә Заһитова Европа командасына Japan Open ярышында җиңү яуларга булышты
Алинә Заһитова Европа командасына Japan Open ярышында җиңү яуларга булышты

Алинә Заһитова Европа командасына Japan Open ярышында җиңү яуларга булышты

Россиянең фигуралы шуу осталары Александра Трусова һәм Алинә Заһитова Европа командасына Япониянең тимераякта шуу спорты федерациясе тарафыннан оештырылган Japan Open ярышында җиңү яуларга булышты. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Турнир команда ярышлары итеп үткәрелә. Европа, Төньяк Америка һәм Япония җыелма командаларына ике ялгыз кыз һәм ике ялгыз егет чакырыла. Алар бары тик ирекле программалар белән генә чыгыш ясый. Аларның нәтиҗәләре команда очколары өчен дә бергә кушыла.

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова, япон кызы Рика Кихираны (144,76) 10 баллга диярлек узып, 154,41 балл җыйды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Европа командасы 614,73 балл җыйды, Япония командасы – 602,16, Төньяк Америка командасы – 593,42 балл.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*