tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алинә Заһитова: “Минем өчен борчылмагыз, минем бар да яхшы”
Алинә Заһитова: “Минем өчен борчылмагыз, минем бар да яхшы”

Алинә Заһитова: “Минем өчен борчылмагыз, минем бар да яхшы”

Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова укулар һәм «Ледниковый период» проектында катнашуга карамастан, бозда шөгыльләнүен дәвам итә.

«Минем өчен борчылмагыз, минем бар да яхшы. Мин элеккеге кебек яшәүдән ямь табам, әмма хәзер фигуралы шуудан тыш башка кызыксынулар да барлыкка килде. Дүшәмбе мин университетка барам, аннары тренировкага барам һәм кичкә кадәр анда булам. Әгәр укулар булмаса, мин гадәттәгечә 9.00 сәгатьтән кичкә кадәр тренировкада булам», — дип сөйләде ул.

«Минем берни дә үзгәрмәде, ниндидер яңалык кына өстим, ниндидер яңа репетиторлар, ниндидер яңа нәрсәгә өйрәнәм. Спорттан тыш, башка өлкәдә дә үсеш алам. Теләсә кайсы вакытта әзер булу өчен формада булырга телим. Мин үземне тренировкаларга йөрергә мәҗбүр итмим», дигән спортчы «Беренче канал»га биргән интервьюсында.

«Фигуралы шуу — ул минем тормышым. Аннан башка мин нәрсә эшләргә икәнен белмим. Шуңа күрә хәзер яңа алымнар өйрәнәм, тренерлар белән төрле фишкалар уйлап табабыз. Барысына да берьюлы тотынырга тырышам. Бу авыр, чөнки тренировкадан соң каядыр барырга кирәк, әмма миңа төрлелек ошый, өй-боз-өй кебек бертөрлелек юк», — дип сөйләде Алинә Заһитова.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*