tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алинә Заһитованы Россия җыелма командасы составына кертергә ниятлиләр
Алинә Заһитованы Россия җыелма командасы составына кертергә ниятлиләр

Алинә Заһитованы Россия җыелма командасы составына кертергә ниятлиләр

Россия Тимераякта фигуралы шуу федерациясе 2018 елгы Олимпия чемпионы Алина Заһитованы һәм ике тапкыр дөнья чемпионы Евгения Медведеваны киләсе сезонга Россия җыелма командасы составына кертергә планлаштыра.

Узган ел ахырында Алинә Заһитова карьерасын туктатып тору турында белдерде. Бу Россия чемпионаты башланганчы ук булды. Евгения Медведева тимераягы ватылу сәбәпле, илкүләм чемпионаттан ирекле программа алдыннан төште. Россия җыелма командасы составы Россия Тимераякта фигуралы шуу федерациясе башкарма комитетында май аенда расланырга тиеш.

«Башкарма комитетта сезонга йомгак ясалырга, коронавирус таралу сәбәпле, киләчәккә планнар турында фикер алышырга, календарь, Россия җыелма командасы составы расланырга тиеш. Составта ниндидер сюрпризлар юк, Алинә Заһитова, Евгения Медведева, Елизавета Туктамышева, шулай ук үзләрен күрсәткән яшь кызлар бар», — диде федерациянең президенты Валентин Писеев.

Исегезгә төшерәбез, хәзер Алинә Заһитова Казанда үзизоляциядә.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*