tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ат чабышлары Сабантуйның бизәге булды
Ат чабышлары Сабантуйның бизәге булды

Ат чабышлары Сабантуйның бизәге булды

Татар халкының көтеп алган, яраткан бәйрәмен ат чабышларыннан башка күз
алдына китерүе дә кыен. Чөнки милләтнең тормыш-көнкүреше, мәдәнияте дә
элек-электән ат белән бәйле булган. Шуңа да ат чабышларының Сабантуе
программасында үзәктә торуы һәм олы бәйрәмнең нәкъ менә аннан башланып
китүе дә бер дә гаҗәп түгел.

Ат чабышларында Киров өлкәсенең Малмыж районы, Татарстан республикасының
Балтач, Кукмара районнары, Мари Иленнән 25 ат катнашты. Аларның 8е Малмыж районыныкы иде.Ярыш бик мавыктыргыч, кызыклы узды. Чабыш барышын сөйләп торучы, судья Рафис Минзаһит улы Баһаветдинов әйтүенчә, атларның тизлек сыйфатларын, көчен, шулай ук җайдакларның әзерлеген күрми калу мөмкин түгел иде.
Атларны 4 төргә бүлеп ярыштырдылар: ярымнәселле айгырлар, саф
нәселлеләр, җирле токымлылар, ярымнәселле бияләр.

Ярымнәселле айгырлар ярышында беренче урынны Малмыж районы Пахотный
авылыннан “Балатрин” кушаматлы аты белән Артем Миронов алды. (Хуҗасы
Борис Миронов). Өченче булып “Сталкер” кушаматлы атта Чавалдан Лялин
Николай килде. (Хуҗасы Александр Корюков). Саф нәселле атлар арасында да кабат “Арбат” кушаматлы аты белән Миронов Артем беренче урынны яуладылар.
Җирле токымлылардан “Барбара” кушаматлы аты белән Рамис Баһаветдинов
беренчелекне алдылар (ЛПХ “Багаутдинов” аты). Дүртенче урынга да Рафис
Баһаветдиновның “Зазноба”кушаматлы аты лаек булды.

Җайдагы Яңа Йөрек авылы егете Илшат Әшәрәпов. Илшат Нөнәгәр, Чутай сабантуйларында ат чабышларында катнашып, I урынны яулый, Иске Смәилдә – II урынны. Ярымнәселле бияләр ярышында Чавалдан Лялин Николай “Самира” кушаматлы ат белән өченче булып килде.

Чабыш нәтиҗәләре буенча җайдакларның барысын да бүләкләделәр. 1-4 урынга
кадәр җиңүчеләргә Сабан туеның төп мәйданында тантаналы рәвештә
сертификатлар тапшырдылар. Ә призерлар рәтенә керә алмаганнарга
кызыксындыру бүләкләре бирделәр.

Малмыж районы чабыш атлары башка төбәкләрдә дә танылган. Быел Борис
Миронов атлары Татарстанның Теләче Сабантуе ат чабышларында икесе дә I
урынны алып кайттылар. Рафис Баһаветдинов атлары Балык Бистәсе
Сабантуенда I һәм III урынны яуладылар. Александр Корюков аты Балтач
Сабантуенда – беренче, Яңгул Сабантуенда икенче булып килә.

Быел Малмыж Сабантуенда ат чабышлары 19нчы тапкыр үткәрелде. Киләсе елга
юбилейлы елы, ат чабышларында бүләкләр дә саллы булыр дип көтелә ди Рафис әфәнде. Барыгызны да ат чабышларына көтеп калабыз!

Рәмзия ХӘКИМОВА.
Автор фотосы.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*