tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Беренче хәләл Сабан туеның баш батыры билгеле
Беренче хәләл Сабан туеның баш батыры билгеле

Беренче хәләл Сабан туеның баш батыры билгеле

Шәүвәл аеның 27 нче көнендә, якшәмбе көнне, Лаеш районының Сингел авылында беренче тапкыр мөселман Сабантуе узды. Шунысы игътибарга лаек, Татарстан мөхтәсибәтләрендә шулай ук даими рәвештә мөселман Сабантуйлары уздырыла. Шунысы куанычлы, әлеге чараларга дини оешмалар гына түгел, дини булмаган башка оешмалар да җәлеп ителә. Бу юлы Сингел авылында мөселманча Сабантуйны элекке тоткыннарны тернәкләндерү һәм адаптацияләү үзәге генераль директоры Азат Гайнетдинов оештырды. Сабантуйның хөрмәтле кунагы булып Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде, ул мәйданга килгән кунакларны сәламләде, дип яза dum.rt.

Сабан туеның күрке булган көрәш ярышлары килгән кунаклар һәм авыл егетләре арасында оештырылды. Әйтергә кирәк, кунаклар арасында танылган көрәшчеләр дә шактый иде, фотолар бу хакта ачык сөйли кебек. Батырларның батыры булып исә Булат Хәбибрахманов танылды.

beznenmiras.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*