tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Безнең Раил – Россия чемпионы
Безнең Раил – Россия чемпионы

Безнең Раил – Россия чемпионы

Чабаксар шәһәрендә татарча көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Анда Киров өлкәсе көрәшчеләре дә катнашты.

15 регионнан 150 спортсмен катнашкан бу чемпионатта көндәшләр бик көчле иде, – диде өлкә көрәш федерациясе җитәкчесе Расим Хафизов. – Әмма егетләр тырышты. 70 кило авырлыктагы яшь көрәшчеләр арасында чемпион исемен Вятка Аланыннан Раил Сәләхетдинов яулады. Раил төбәкнең бишенче номерлы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы. Тренеры Назмиев Илсур Туфанович.

Малмыж районы Чавал политехник техникум студенты Илназ Минемуллин үз авырлыгында икенче урын алды. Иске Йөректән Илнур Файзуллин бишенче урынга чыкты.

Ш.Хәлимова

Автор фотосында Раил әтисе Ринат (сулда) һәм гомум спорт хәзерлеге буенча тренеры Расим Хафизов белән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*