tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дагыстандагы Сабан туе батырына Рөстәм Миңнехановтан бүләккә – машина
Дагыстандагы Сабан туе батырына Рөстәм Миңнехановтан бүләккә – машина

Дагыстандагы Сабан туе батырына Рөстәм Миңнехановтан бүләккә – машина

Беренче Көньяк Сабан туе милли уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Иң кызыклысы, һәр Сабан туендагы кебек – милли көрәш. Дагыстандагы бил алышу ярышларында 24 батыр көч сынашты. Барысы да Дагыстаннан. Алар арасында бәйрәмгә кадәр үк сайлап алу туры узган. Иң зур авырлык категориясе – 85 кг.

Батырлар өчен бүләкләр дә алдан ук әзер иде. Үз категориясендә җиңү яулаганнарга-суыткыч. Абсолют батырга – тәкә һәм Татарстан Президентыннан бүләк – машина. Дагыстан батырлары көчлелеге һәм бил алышу осталыгы буенча аерылып тора. Көрәш шактый кызу барды. Нәтиҗәдә, абсолют батыр исеменә Махачкала көрәшчесе Хайбула Магомедов лаек булды. Президент бүләген аңа Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Дагыстан Хөкүмәте җитәкчесе Артём Здунов тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*