tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровград шәһәренә көрәшчеләр җыелды
Димитровград шәһәренә көрәшчеләр җыелды

Димитровград шәһәренә көрәшчеләр җыелды

Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә татар көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды. Анда илебезнең 12 төбәгеннән йөздән артык көрәшче катнашты. Унсигезенче тапкыр узучы әлеге бәйге кайчандыр шәһәр кысаларында гына үтә иде, 2003 нче елдан ул Ульяновск өлкәсе күләмендә уза башлады, хәзер ул Бөтенроссия статусы алды.

Бүген ул төбәк спорт министрлыгынын календарь планына да кертелгән. Әлеге турнирда катнашып, призлы урыннар алган көрәшчеләр бүген ил күләмендә танылган спорт осталары. 2013 нче елда Казанда узган Бөтендөнья универсиадасында ике тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган Сергей Павлик та кайчандыр шушы турнирда бил алышып, җиңү яулаган иде.

Әлеге көрәш турнирын оештыручыларның берсе -Татарстанның һәм Ульяновск өлкәсенең атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре Фәнис Җаббаров белдергәнчә, көрәшкә яшьләрнең игътибары арта. Ел саен төбәкләрдән килүче командалар яшәрә, егетләр көрәшкә тартыла.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*