tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Егетләр бил алышты

Егетләр бил алышты

Ульяновск өлкәсенең  спорт һәм физик культура министрлыгында татар милли көрәше бүлеге ачылды.  Бу хакта Димитровград шәһәрендә татарча көрәш буенча  Бөтенроссия  турнирын ачу тантанасында төбәк министры игълан итте. Ил күләм бәйгедә Россиянең 20 гә якын төбәгеннән  100 дән артык көрәшче бил алышты.

Моннан 17 ел элек Димитровград шәһәре күләмендә башланып киткән турнир, соңрак өлкә, аннан соң Идел буе төбәкләрен үз эченә алган булса, хәзер ул Бөтенроссияне колачлады.

Димитровградта татар көрәше зур үсештә дисәк ялгыш булмас. Татарстанның һәм Ульяновск өлкәсенең атказанган физик культура хезмәткәре Фәнис Җаббаров җитәкчелегендә берсеннән-берсе оста көрәшчеләр әзерләү мәктәбе инде күптәннән эшли. Әлеге турнирда да төбәкнең спорт министры Фәниснең шәкерте Руслан Абдулмәновка “Россиянең спорт мастеры” дигән мактаулы исем бирелү  турында Россия спорт министрының карарын игълан итте. Һәм Русланга күкрәк билгесе белән таныклык тапшырды. “Милли татар көрәше безнең министрлыкның еллык ярышлар календарена да кертелгән. Без елына дистәгә якын ярыш, турнирлар уздырабыз. Аларны үткәрүне һәм көрәшчеләрне төрле төбәкләргә ярышларга җибәрүне дә үз өстебезгә алдык.  Министрлыктагы милли спорт төрләре  мәктәбендә татар көрәше буенча бүлек ачтык. Бу үз чиратында кадрлар әзерләүгә зур булышлык булачак. Алдагы елларда әлеге юнәлештә алга китеш булыр дип уйлыйм”, ди Ульяновск өлкәсенең спорт һәм физкультура министры Владимир Лазарев.

Әти-бабаларыбыздан калган чын татар көрәше елдан-ел популярлаша бара. Төбәкләрдә ел саен һәртөрле бәйге-турнирлар уздыру да әнә шул хакта сөйли.

“2013 нче  елда татар көрәше Россия спорт министрлыгы карары белән татар милли көрәше  спорт төрләре реестрына кертелгән иде. Хәзер ул көрәшчеләргә яңа өстенлекләр бирә, төбәкләрдә көрәш буенча һәртөрле  бәйгеләр һәм турнирлар  уздырырга мөмкинлекләр ача”, ди Ульяновск өлкәсенең спорт һәм физкультура министры Владимир Лазарев.

Шуңа нигезләнеп, өченче ел рәттән турнир  уздыруга Ульяновск өлкә җитәкчелеге дә саллы гына матди  ярдәм күрсәтә. Өлкәнең спорт һәм физкультура министры Владимир Лазарев белдергәнчә, министрлык өлкәнең татар көрәше федерациясе өчен быелгы бюджетта 250 мең сум акча каралган. Ләкин ни кызганыч, бу барлык төбәкләрдә дә алай түгел.

Мөмкинлекләр булгач, шартлар тудырылгач, Димитровград шәһәре чын мәгънәсендә көрәш батырлары әзерли. Фәнис Җаббаровның нең тагын бер шәкерте  Рөстәм Карипов  бүгенге ярышта  “Россиянең спорт мастеры” исемен алу нормасын үтәде.

Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, командалар арасында беренчелек    Татарстанлыларга насыйп булды.  Йөз кг лы лар арасында Ульяновкидан Илфат Гимадиевка тиңнәр табылмады. Батырларны бүләкләү тантанасында  чыгыш ясап   өлкәнең спорт һәм физкультура министры  барлык көрәшчеләрне дә быел 1 июльдә Ульяновскида  узачак Сабантуена килеп, татар көрәшендә  катнашырга чакырды.

Ульяновск өлкәсеннән Рамис Сафин  “Татарлар”.
ТНВ Планета

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*