tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Егетләр көче көрәштә сынала
Егетләр көче көрәштә сынала

Егетләр көче көрәштә сынала

Киров өлкәсе Малмыж районында спорт төре булган көрәшнең үзәге Иске Йөрек авылында. Бу секцияне тренер Рәфикъ Гыйлаҗетдин улы Шәрәфиев алып бара. Секциягә йөрүче спортчыларны ул татар көрәшенә һәм грек-рим көрәшенә өйрәтә.

Көрәш алымнарын өйрәнеп җиткән егетләр Россия күләмендәге ярышларда да катнашып торалар. Иске Йөректә узган ярыш та Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, “Зерновой” күмәк хуҗалыгының призларына багышланды һәм Көрәш буенча Россия беренчелегенә команда әзерләү максаты белән оештырылды.

Ярышта Малмыж районының – Иске Йөрек, Яңа Йөрек, Нократ Аланы районыннан Пенәгәр авылы көрәшчеләре катнаштылар. Ике төрле көрәштә дә 7 төрле авырлыкта көч сынаштылар. Нәтиҗәләр буенча Казан шәһәрендә уза торган Россия беренчелегенә барырга тиешле җыелма командага Пенәгәр авылыннан – 3 көрәшче, Йөректән 5 көрәшче алынган.

Көрәшче егетләр “Зерновой” хуҗалыгы рәисе Р.Г.Хәлиуллин биргән медальләр, грамоталар, призлар белән бүләкләнделәр. Иске Йөрек авыл төбәге депутаты Ранис Хәлиуллин, эшмәкәрләр Гарәфетдин Әсхәдуллин һәм Мәгафур Нигъмәтҗанов үзбәк пылавы һәм тәм-томлы чәй белән сыйладылар. Рәфик Гыйлаҗетдин улы иганәчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерә. Ә көрәшче егетләребезгә киләсе ярышларда уңышлар, көч-куәт теләп калыйк.
                                                                                                                      Рәмзия ХӘКИМОВА.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*