tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт көрәшчесе Россия беренчелегендә катнашачак
Әлмәт көрәшчесе Россия беренчелегендә катнашачак

Әлмәт көрәшчесе Россия беренчелегендә катнашачак

30 гыйнвардан алып 1 февральгә кадәр Саранск шәһәрендә 18 яшькә кадәрге егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Анда Идел буе федераль округының 13 регионыннан 314 көрәшче катнашты.

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Әлмәт Олимпия резервындагы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүче биш спортчы чыгыш ясады.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Әлмәт көрәшчесе Ильяс Зиннуров 65 кг авырлык категориясендә көмеш призер булды.

Ул 12-16 март көннәрендә Ингушетия Республикасының Магас шәһәрендә узачак грек-рим көрәше буенча Россия беренчелегендә катнашачак.

almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*