tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә егетләре Арча балалар сабантуенда беренчелекне бирмәде
Әтнә егетләре Арча балалар сабантуенда беренчелекне бирмәде

Әтнә егетләре Арча балалар сабантуенда беренчелекне бирмәде

Арча районында балалар өчен Сабантуй үткәрелде. Әлеге бәйрәмдә Әтнә спорт мәктәбенә йөрүче көрәшче егетләребез дә катнашты.

Спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәмәтшин сөенечле хәбәрләре белән уртаклашты. Үз авырлыкларында  тренер Руслан Сафин җитәкчелегендә көрәш түгәрәгенә йөрүче Олы Мәңгәр егетләре  –  Ильяр Мөхәмәтшин – өченче, Ранил Җиһаншин – икенче, Айзат Филатов һәм Рәсим Сәләхетдиновлар – беренче урынны яулаган.  Тагын да сөендергәне, әле бу бәйгегә көчле дип саналган көрәшчеләребез бара алмаган. Алар да барса, җиңүчеләр күбәер иде.

Сабантуй батырлары үзебездә үсә – әнә шунысы куандыра. Афәрин егетләр!

atnya-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*