tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хоккейда – чын ир-егетләр
Хоккейда – чын ир-егетләр

Хоккейда – чын ир-егетләр

Илебездә, җиребездә үзенең салкыннары, ап-ак карлары белән кыш ае хакимлек итә. Әлбәттә, кыш айларында чаңгыда йөрү, чана шуу, хоккей уйнау – ир-егетләрнең иң яраткан шөгыльләре. Менә Киров өлкәсенең Урта Шөн авыл җирлегенә дә 26 гыйнварның гүзәл, кояшлы иртәсендә кабаттан төбәгебезнең төрле якларыннан хоккейчылар көч сынашырга җыйналды. Бу ярышның төп максаты – башка төбәкләр белән дә дуслык җепләрен ныгыту.

Бәйгенең тантаналы өлеше көндезге сәгать 12 гә билгеләнгән иде, аны Урта Шөн авыл җирлеге башлыгы Фәнис Гафиятулла улы Ибрагимов һәм Нократ Аланы районы башлыгы Чернов Андрей Юрьевичлар ачып җибәрделәр. Алар үзләренең чыгышларында барлык катнашучы хоккейчыларга уеннарында һәм шәхси тормышларында зур уңышлар теләделәр һәм алардан бүгенге көндә кызыклы, мавыктыргыч уен көткәннәре турында белгерттеләр. Алардан соң Бөтендөнья татар конгрессы әгъзәсе, Киров өлкәсе татарларының милли мәдәни-мәгърифәт иҗтимагый оешмасының рәисе Рәүф Хәлим улы Фәсхетдинов сүз алды. Ул Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән һәм Бөтенроссия “Россия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы исеменнән шушы тантаналы хоккей ярышлары белән котлады. Котлау белән генә чикләнеп калмыйча Бөтенроссия “Россия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәнир Гыйльметдин улы Галимов исеменнән шәхси эшмәкәрләр Рафис һәм Фәнзилә Мингазовларга, Илгиз Миинерахман улы Хисматовка һәм Урта Шөн спорт һәм сәламәт яшәү үзәге җитәкчесе Рафил Гәбделхак улы Габдрахмановка рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Алар нинди генә чара үткәрелсә дә үзләреннән матди ярдәм күрсәтмичә калмыйлар, чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә аларга.

Боз өстендәге кызу һәм мавыктыргыч уенны тәүге тапкыр алка салып Нократ Аланы районы башлыгы Чернов Андрей Юрьевич башлап җибәрде. Уен барышында Нократ Аланыннан килгән яшь хоккейчылар белән Урта Шөн авылының яшүсмер командалары иптәшләрчә уен уйнадылар. Уеннар чыннан да бик мавыктыргыч һәм кызыклы булды, егетләр барысы да нык әзерлек белән килгәннәр. Кайвакытта кара алканың кайсы командада икәнен күреп бетереп тә булмый, тизлек бик көчле. Бер генә команданың да көндәшләреннән калышасы килмәде. Барлыгы уенда дүрт команда иде: Можгадан, Лубьяннан, Малмыждан һәм үзебезнекеләр.

Шундый күңел кузгаткыч, хәлиткеч уенда Удмуртияның Можга шәһәреннән килгән кунакларыбыз 5 кә 4 исәбе белән Урта Шөннең “Шөн барсларын” җиңеп беренче урынга чыктылар. Безнекеләр икенчедә, Лубьяннар өчтә һәм Малмыжлар дүртенче урында калдылар. Уен тәмамлангач бүләкләүләр булды. Уенның төп җиңүчеләре Можга командасына “Россия татар авыллары” кубогы, грамота, алтын медальләр һәм бүләккә кәшәкәләр тапшырылды. Шулай ук калган башка командалар да грамоталар, медальләр һәм кәшәкәләр белән бүләкләнделәр. Уен барышында “Иң яхшы капкачы” исеменә Лубьяннан Денис Маратканов, “Иң яхшы сакчы” исеменә Малмыждан Николай Поташов , “Иң яхшы һөҗүмче” исеменә Можгадан Руслан Ульданов һәм “Иң яхшы уенчы” исеменә Урта Шөннән Раниф Гимадетдиновлар лаек булдылар. Аларга да кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. Бүләкләү тантанасын Киров өлкәсе татарларының милли мәдәни-мәгърифәт иҗтимагый оешмасы рәисе Рәүф Фәсхетдинов белән Урта Шөн авыл җирлеге башлыгы Фәнис Ибрагимовлар башкардылар. Бүләкләргә кәшәкәләрне Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтенроссия “Россия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы тарафыннан бирелде. Ә инде башка бүләкләрне, шулай ук хоккейчыларга җылы, тәмле төшке ашны Киров өлкәсе татарларының милли мәдәни-мәгърифәт иҗтимагый оешмасы һәм шәхси эшмәкәрләр ярдәме белән оештырылды. Йөрәкләргә дәрт өсти торган кайнар ризыкларны Урта Шөн мәктәбе ашханәсендә әзерләделәр.

Хоккейда катнашкан барлык уенчылар, җанатарлар шушындый күңелләрне җилкендерә торган бәйге оештырганнары өчен барлык оештыру эшендә катнашкан уңган-булган егет-кызларга үзләренең олы, чиксез рәхмәтләрен җиткерәләр. Безнең төбәкләрдә спорт төп яшәү мәгънәсенә әйләнә бара, бу шулай булырга тиеш тә, чөнки сәламәт тәндә генә сәламәт акыл була.

Рәсимә Хәсәнова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*