tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “КАМАЗ-Мастер”: безнекеләр беренче!
“КАМАЗ-Мастер”: безнекеләр беренче!

“КАМАЗ-Мастер”: безнекеләр беренче!

Россия халкының күпчелек өлеше Яңа ел бәйрәмнәреннән айнып килгән мәлдә, “КАМАЗ-Мастер” икенче бер кыйтгада легендар узышларга әзерләнә иде. Татарстан спортындагы елның беренче зур җиңүен дә “КАМАЗ”лар яулады.

4 гыйнвар Аргентинаның Росарио каласы янында атаклы “Дакар” узышларына старт бирелде. Көньяк Америка территориясе буенча мотоцикллар һәм машиналар быел алтынчы тапкыр узыша. Татарстан һәм Россия данын яклап чыгыш ясаучы “КАМАЗ-Мастер” бу юлы да стартка биш экипаж белән чыкты.

Беренче этапта ук Айрат Мәрдиев экипажы җиңү яулады. Әмма икенче көнне алар ярышлардан төшеп тә калдылар: трассада әйләнеп капланган машина инде узышны дәвам итә алмады. Мәрдиев машинасын “аякка бастыру”да ярдәм иткән соңгы еллардагы төп көндәшләребез Жерар де Рой (“Ивеко”) экипажы алдагы узышларда беренчелеккә чыкты (Мәрдиев машинасына ярдәм иткән өчен ул оештыручылардан 22 минут вакыт та сорап алды) һәм гомумзачетта шактый зур өстенлек белән лидер булып бара башлады.

Ярышларның алдагы этапларында Эдуард Николаев, Андрей Каргинов, Антон Шибалов, Дмитрий Сотников экипажлары бер-бер артлы җиңүләр яуласа да, баштарак гомумберенчелектә де Рой аларны куып тоттырмады. Монысы гаҗәп тә түгел: де Рой экипажы – “Дакар”дагы иң тәҗрибәле спортчылардан тора. Арттан куып килүчеләрдән 40 (!) минутлап аерма булганда, бары тик ашыкмый гына бару сорала. Мәрдиев белән килеп чыккан хәл кебек бер-бер вакыйга булмаса (таныш булмаган трасса буенча нәкъ менә беренче бару аңа куркыныч участокны әйләнеп үтү мөмкинлеген бирми), аның финишка беренче килеп җитүе дә артык шик тудырмый иде кебек.

Әмма безнекеләр артык тәҗрибәле булмасалар да, яшьлекләре бар шул. Ә яшьлек ул тизрәк барырга омтылу дигән сүз. Тугызынчы этаптан соң, икенче урында баручы Каргинов командасы де Ройдан инде нибары 13 минутка гына калыша иде инде. Ә ярыш тәмамланырга ике этап калып барганда, Каргинов “Ивеко”ны гомумзачетта да уздыра алды. Һәм менә яңалык: Чилиянең Вальпараисо шәһәре янында тәмамланган соңгы этаптан соң Андрей Каргинов экипажының авыр йөк машиналары арасында беренче урынны яулавы билгеле булды. Афәрин!

Алай гына да түгел, беренче бишлеккә кергән машиналарның тагын дүртесе (!) “КАМАЗ-Мастер”ныкы булды. Узган елгы җиңүче Эдуард Николаев җитәкләгән экипаж – өченче, Сотников белән Шибалов – дүртенче-бишенче урыннарда. Мондый нәтиҗә хакында, мөгаен, команда җитәкчеләре дә хыялланмаган булгандыр. Әйтик, команда җитәкчесе Владимир Чагин ярышлар алдыннан Николаев, Мәрдиев һәм Каргинов экипажларына беренче унлыкка керү максаты куелды дип белдергән иде. Ә Сотников белән Шибаловлар исә бөтен трассаны ватылмый-җимерелми генә үтәргә һәм тәҗрибә тупларга тиеш булган. Күрәбез: максатка бары Мәрдиев экипажы гына ирешә алмады. Ә калганнар исә куелган бурычны да кирәгеннән арттырып үтәделәр. Тагын бер тапкыр, “афәрин!” диясе генә кала….

LAST STAGE OF RALLY DAKAR 2014

Радик Сабиров, “Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*