tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил Муллин – Премьер-лигада
Камил Муллин – Премьер-лигада

Камил Муллин – Премьер-лигада

Футбол буенча Россиянең элиталы дивизионында бер татар вәкиленә артыграк булачак. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, икенче лигада (ФНЛ) сезон алдан ук тәмам дип табылды, шуңа күрә чемпионат нәтиҗәләре буенча беренче урында барган Волгоградның “Ротор” командасы Премьер-лигада чыгыш ясарга хокук яулады. Аның составында тамырлары белән Кочко-Пожардан булган 26 яшьлек Камил Муллин да уйный.

Ул “Ротор” өчен һөҗүмче позициясендә 2018 елдан бирле чыгыш ясый һәм 60 уенда катнашып 14 туп керткән. Соңгы атналарда Камил Түбән Новгород өлкәсендә Пожарда ял итте. Әнисе Алсу ханым туып-үскән, үзе шунда туп тибеп балачагын уздырган нигездә көч кодрәт туплап, яшь милләттәшебезнең киләсе сезонда уңышлы нәтиҗәләргә ирешүен телибез.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*