tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камка спартакиадасы колач җәйде
Камка спартакиадасы колач җәйде

Камка спартакиадасы колач җәйде

Кышның соңгы аенда матур бер традиция буларак, Түбән Новгород өлкәсенең Камка мәктәбе базасында сугышчы-интернационалист Марс Мангушевның якты истәлегенә багышланган районара спартакиада быел да зур оешканлык белән узды. Биредә Грибан, Камка, Кочко-Пожар, рус Пожары, Лопатин, Печә, Шөбиле, Абаим, Богородск, Яндавишча, Уразавыл, Рбишча, Янау, Сергачның “Лидер” ФСКсы, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, балалар иҗаты йорты командалары составында 222 спорт яратучы волейбол, гер күтәрү, армспорт, шашка, шахмат, милли көрәш һәм өстәл теннисында көчләрен сынадылар. Башка еллардан аермалы буларак, быел спартакиада программасына ГТО станциясе дә кертелгән иде. Ә менә чаңгычылар эстафетасы, һава торышының юеш булу сәбәпле, киресенчә, программадан төшерелеп калды.

Быелгы спартакиада, гадәттәгечә, Камка мәктәбе базасында узса да, аны оештыру һәм уздыру өчен район администрациясенең спорт һәм яшьләр эше бүлеге җавап тотты. Мәдәни өлеш, спартакиаданы тантаналы ачу – район мәдәният йорты хезмәткәрләренә йөкләнгән иде. Шулай ук, башка еллардан аермалы буларак, Камка һәм Пожар мәктәпләре укучылары яшь армиячеләр сафларына кертелде, шул уңайдан дистәләгән малай-кызлар ант биреп, кызыл беретларга лаек булдылар.
2020 ел спартакиадасы байрагын күтәрү хокукы мәрхүм Марсның бертуганы Рафек Мангушевка йөкләнде.
Мәктәпнең спорт залында волейбол уйнаган биш команда арасыннан рус Пожары волейболчылары җиңеп чыкты, абаимлылар икенче, камкалылар өченче булды.
Өстәл теннисында барлык командалар да (нибары сигез) югары әзерлек күрсәтсәләр дә, хуҗаларга тиңнәр булмады.

Шахмат яратучылар арасында Сергачның балалар иҗаты үзәге командалары көндәшләренә алга чыгарга мөмкинлек бирмәде. Югары интеллект таләп итүче уенда өч призлы урын да әлеге үзәк шахматчыларында.
Шашка буенча да ярышлар бик кызу барды. Уенчылар һәр ходны тирән уйлап кына ясады. Нәтиҗәдә, күрше районнан килгән кунаклар – Яндавишча командасы җиңү яулады.
Гер күтәрүгә тугыз кеше язылган иде. Нәтиҗәдә 45 тапкыр герне күтәреп, Александр Кузнецов (Cергач) беренче, камкалы Надир Мангушев (44) икенче, Сергей Жилков (32) өченче булдылар.

Армспортта үз көчен сынарга 15 ир-егет батырлык тапты. Кайберләре бу спорт төрендә катнашу өчен төрле шәһәрләрдән махсус кайткан. Шуларның берсе, камкалы, бүгенге көндә башкалада яшәүче Марат Мангушев иде. Ул бу көнне берничә спорт төрендә актив катнашты. Ә армспортта Сергач полицияcе хезмәткәре Вячеслав Сигачевка оттырып икенче булды.
ГТО Бөтенроссия физкультура спорт комплексы станциясендә аерым берничә спорт төре каралган иде.
Электрон мылтыктан атуга 81 кеше язылды. Иң төз атучы итеп 43 балл белән Александр Белов (Абаим) табылды.
Урыннан озынлыкка сикерүчеләр арасында 265 см нәтиҗәсе белән Надир Какушкин (Камка-Грибан) беренче булды.
Аркада ятып күтәрелү (пресс) буенча кочкопожарлы Илгиз Хәсәнов иң югары нәтиҗә күрсәтеп җиңде.

Иң кызу ярыш, әлбәттә, иң күп тамашачы җыйган көрәш келәмендә барды. Малайлар белән бертигез бу көнне кызлар да бил алышты.
Егетләр арасында көрәш 30, 35, 40, 45, 50, 55, 60, 70 килограммнарга кадәр үлчәмдә һәм абсолют авырлыкта, кызлар арасында 40 кг кадәр һәм абсолютта оештырылган иде.

Малайлар арасында Зәки Валемеев кул астында шөгыльләнгән Рбишча егетләрен билгеләп үтәсе иде. Барлык үлчәмнәрдә дә диярлек алар беренчелекне тотты. Сергач спорт мәктәбенең өметле яшь тренеры Рафаэль Арифуллинда тәрбияләнүче малай-кызлар да мактауга лаек. Рус булсалар да, татар көрәшенең матур алымнарын күрсәтеп призлы урыннарда булдылар. Спартакиаданың абсолют батыры итеп, кыска вакытта көндәшен сыртка салган уразавыллы Айрат Алиев табылды. Кызлар арасында яндавишчалы Илнара Измайлова (40 кг), абсолютта Регина Батыршина җиңде.
Бу көнне барлык җиңүчеләрне район администрациясенең спорт һәм яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Дмитрий Блаженнов грамоталар һәм медальләр белән бүләкләде. Шулай ук быел региональ татар милли үзәге дә бүләкләр әзерләгән иде – кыйммәтле рюкзаклар белән милли көрәштә барлык призлы урыннар яулаучылар бүләкләнде, ә истәлекле бүләкләргә һәм Рәхмәт хатларына башка спорт төрләрендә беренчене алган спортчылар лаек булды.

Бүләкләрне ияләренә үзәк директоры Фәрит Аймалетдинов фикердәшләре һәм теләктәшләреХарис Хакимов һәм Иршат Абдулкәримов белән тапшырдылар. Аларга һәм шулай ук бүләкләрне кайгыртуга булышкан Фаил Арифуллин, Надир Вахитов һәм Сабер Магҗанов исеменә Дмитрий Александрович зур рәхмәтләрен белдерде.
Бу көнне барлык спортчыларны һәм кунакларны кайнар төшке аш белән сыйлаган мәктәп ашханәсе хезмәткәләренә дә һәркемнән рәхмәт яңгырады.
Спартакиада тәмамланды. Киләсе очрашуларга кадәр дип спортчылар кич белән генә өйләренә таралышты.

Румия ХАМЗИНА.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*