tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда билбау көрәше буенча Мәрҗани исемендәге халыкара турнир узды
Казанда билбау көрәше буенча Мәрҗани исемендәге халыкара турнир узды

Казанда билбау көрәше буенча Мәрҗани исемендәге халыкара турнир узды

14 сентябрьдә Казанда икекөнлек Мәрҗани исемендәге билбау көрәше буенча халыкара турнир узды. Ярышларның рәсми ачылышы һәм беренчел көрәшләр кичә “Ак барс” көрәш сараенда булды. Анда катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде һәм җиңүчегә төп приз – “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторының программасы буенча хаҗга юллама бирелүе турында хәбәр итте.

Бүген биредә ярымфинал һәм финал очрашулар нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеле булды. Көрәштә 7 авырылыктагы үлчәм категорияләрдә ир-атлар катнашты: 62кг, 68кг, 75кг, 82кг, 90кг, 100кг, 100кг-н артык. Диния Нәзарәтенең бүләге – “Стандарт” программасы буенча хаҗ юлламысына Габделҗәлил Сөләйманов ия булды. Бүләкне “ДУМ РТ Хаҗ” операторының җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов тапшырды.

Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең һәм дәгъвәт эшчәнлегенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Спорт чаралары берләшү, татулыкны ныгытуның һәм яшь мөселманнар мөхитендә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында дуслыкны һәм аңлашуны ныгытуның мөһим бер чарасы булып тора.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең иң зур спорт башлангычлары булып Мәрҗани исемендәге Кубокка джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турниры һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Кубогына көрәш һәм армрестлинг буенча Республика турнирлары уздыру тора.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*