tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты була
Казанда көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты була

Казанда көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты була

21 ноябрьдә Казанда “Ак Барс” сараенда көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты башлана. Ярышлар 23 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Ярышларда 400 спортчы катнашачак, алар Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 42 команданы тәкъдим итәчәк. Турнир 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 85 кг, 90 кг, 100 кг, 130 кг га кадәр һәм 130 килограммнан артык авырлык категорияләрендә узачак.

Үз авырлык категорияләрендә җиңүчеләр Татарстан җыелма командасына алына. Алар декабрьдә Казанда көрәш буенча Россия чемпионатында катнашачак.

Чемпионат 22 ноябрьдә 10:00 сәгатьтә ачыла.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*