tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Олимпиада уты Пензада
Олимпиада уты Пензада

Олимпиада уты Пензада

Ниһаять,10 январьдә, Олимпиада уты Пензага килеп җитте. 13 сәгатттә башланып, шәһәребез эченнән, 160 спортсмен факеллар белән, 39 км ара үттеләр.

Шул 160 спортсмен арасында өлкә Татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитет әгъзасы, 1974 елгы марофон йөгерүе буенча РСФСР чемпионы Акжигитов Фәрит Исхак улы да бар иде. Ул факел белән уза торган этап (119нчы)- Володарский урамындагы “Театральный проезд” һәм “Кинотеатр Москва” тукталышлары арасында иде.

Безгә, аның җанатарларына, бу вакыйганы тарихта калдыру өчен алдан ук барып әзерләнеп көтәргә туры килде. Һәм ниһаять тарихи момент: кичке урам очыннан төрле утлар чыгарып Олимпиада уты символикасы белән бизәлгән зур автобуслар, ә алар арасында салмак кына йөгереп факел тоткан спортчы күренде. Безнең Чемпион янына җиткәч ул үз факелын эстафетачы Фәрит Исхак улының факелена янәшә куеп Олимпиада утын аңа тапшырды. Бик дулкынландыргыч мизгел! Халык кычкырып безнең чемпионны дәртләндерә. Кызыл Олимпиада флажокларын чайкыйлар, барысы да шул фонда фотога төшәргә тырыша.

Шуның белән без дә илебезнең спорт тарихына кереп калган сымак булдык. Бу чарага, Индерка авылыннан , ФОК идарәчесе, спортчы, шул Олипиада утын күрү исәбеннән килгән Куликов Рәшит Җәфәр улы да, бик шат булып, күп кенә фотолар төшереп алды: авылга кайткач хоккейчы -малайларны дәртләндерү өчен карточкаларны стенага бөркетермен, диде.

Олимпиада уты Пензага Мордовия башкаласы Саранскидан килеп, бездән күрше Саратовка юнәлде. Ә 2014 елның 7 февралендә Сочига җитеп XXII нче кышкы Олимпиада уеннарын башлап җибәрер.

Кадир Акҗигитов, Пенза

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*