tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пензада беренче мәртәбә татар көрәше буенча Бөтенроссия беренчелеге узды.
Пензада беренче мәртәбә татар көрәше буенча Бөтенроссия беренчелеге узды.

Пензада беренче мәртәбә татар көрәше буенча Бөтенроссия беренчелеге узды.

2014 елның 22 мартында Пензаның “Олимпиский” спорт комплексында Пензаның тарихында беренче мәртәбә татарча көрәш буенча беренчелек узды. Ул Россиянең 40 тан артык субъектында, күпчелеге Сабантуйларда, уздырыла. Көрәш, 2013 елда Казанда узган Универсиадада, рәсми рәвештә кертелгән иде. Ә хәзер -“Көрәш”не дөнья чемпионатларына кертәчәкләренә, өмет бар.

Пензада үткән көрәш бәйгесе сәгать 11 дә башланды. Татарстаннан, Пенза шәһәреннән, Кузнецк һәм Городище, Исса районнарыннан командалар катнашты. Нибары 61 спортсмен иде. Чараны оештыручылар Пенза өлкәсенең татарча “Көрәш” федерациясе, өлкә Татар милли-мәдәни автономиясе, Пенза өлкәсе хөкүмәтенең спорт комитеты булды.

Ярышны Пенза өлкәсе “Көрәш” федерациясенең президенты Зәкиҗан Каюм улы Куряев ачып җибәрде. Ул, баштан Бөтендөнәя татар Конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның көрәшчеләрне тәбрикләү сүзләрен укыды. Аннары кыскача көрәшнең тарихы, гомумән спортның халыкта патриотизм тәрбияләүе, яшьүсмерләр саулыгына файдасы турында һәм өлкә Губернаторына рәхмәт сүзләрен әйткәч, сүзне Хөкүмәт вәкиле Александр Елатонцевка тапшырды. Шуннан соң тәбрикләү сүзләре белән Пенза өлкәсенең спорт комитеты рәисе Валентин Клячман ,татар автономиясе рәисе Бакир Акжигитов, мөфти Абуррауф Забиров һәм башкалар чыкты.

Ярыш алдыннан Югары Әләзәннән килгән сәнгать коллективы спортчылар каршында чыгыш ясадылар, шуның белән көрәшчеләргә дәрт биреп көрәшкә әзерләделәр. Көрәш ике келәмдә барды.

Көрәш тәмам булгач спортчыларны һәм оештыручыларны бүләкләү вакыты башланды.

Ярышка, аның беренче мәртәбә уздырылуына карамастан, югары бәя бирелде.

Аның нәтиҗәләре шундый:

1997-1999 елда туган яшьүсмерләр.

50 кг.

  1. Шегут Глеб-Исса. тренеры Грушин С.В.
  2. Хрепунов Андрей. Исса, тренеры Грушин С.В.
  3. Симонян Тигран. Пенза. Тренеры Скакалин Д.Е.

55 кг.

  1. Ишханов Ашот. Городище. Тренеры Иванов А.Ю.
  2. Сорокин Михаил. Кузнецк. Тренеры Агеев А.А.
  3. Оленников Дмитрий. Городище. Тренеры Иванов А.Ю.

60 кг.

  1. Максимов Ярослав. Исса. Тренеры Грушин С.В.
  2. Шахназарян Эрик. Городище. Тренеры Иванов А.Ю.
  3. Афанасов Никита. Кузнецк.Тренеры Лопатинский П.К.

70 кг.

  1. Пензяков Никита. Кузнецк . Тренеры Сафонов Н.И.
  2. Лапшин Евгений. Кузнецк. Тренеры Салкевич К.А.
  3. Айзатуллин Рамиль. Кузнецк. Тренеры Лопатинский П.К.

75 кг.

  1. Кусков Андрей. Исса. Тренеры Грушин С.В.
  2. Степанов Даниил. Пенза. Тренеры Скакалин Д.Е.
  3. Акчурин Рөстәм . Кузнецк . Тренеры Овчинников Е.А.

80 кг.

  1. Рожев Максим. Кузнецк. Лопатинский П.К.
  2. Мальков Артем. Пенза. Тренеры Биксалиев Р.Д.
  3. Кондрашов Максим. Кузнецк. Тренеры Лопатинский П.К.

80 кг. Югары.

  1. Сухов Олег. Городище. Тренеры Иванов А.Ю.
  2. Пырков Дмитрий. Кузнецк. Тренеры Лопатинский П.К.

18 яшь һәм өлкәннәр

60 кг.

  1. Савкин Валерий. Пенза.
  2. Мелкумян Ваге. Пенза. Тренеры Скакалин Д.Е.
  3. Подкопаев Максим. Городище. Иванов А.Ю.

70 кг.

  1. Гафаров Афик. Пенза. Тренеры Гудков А.И.
  2. Губайдуллаев Оделжон. Пенза. Тренеры Мирош В.В.
  3. Конахин Илья. Кузнецк. Тренеры Лопатинский П.К.

80 кг.

  1. Молчанов Максим. Кузнецк. Тренеры Абубекеров А.Т.
  2. Купцов Эдуард. Кузнецк. Салкевич К.А.
  3. Матвеев Александр. Кузнецк. Тренеры Лопатинский П.К.

90 кг.

  1. Скакалин Денис. Пенза.Тренеры Гудков А.И.
  2. Нужин Ильяс. Городище.Тренеры Иванов А.Ю.
  3. Долгушев Сергей. Пенза. Тренеры Мирош В.В.

100 кг.

  1. Айзатуллов Рамиль. Татарстан. Тренеры Крылов Н.В.
  2. Калмыков Артем. Кузнецк. Тренеры Абубекеров А.Т.
  3. Смагин Максим . Пенза.Тренеры Мирош В.В.

100 кг. Һәм тагын да югары авырлыкта.

  1. Авдонин Роман. Городище.Тренеры Иванов А.Ю.
  2. Субхангулов Руслан. Пенза. Тренеры Биксалиев Р.Д.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*