tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Татарстан өчен чыгыш ясарга булган
Ринат Татарстан өчен чыгыш ясарга булган

Ринат Татарстан өчен чыгыш ясарга булган

Катнаш сугышчан сәнгать төрендә (ММА) иң яхшы сугышчыларның берсе булып саналган Ринат Фәхретдинов Татарстан өчен чыгыш ясый башлаячак.

Милләте буенча татар булган спортчы Мордовиянең Белозерье авылыннан. Татарстан өчен чыгыш ясау карарын ул күптән түгел генә кабул иткән. Бу хакта инстаграмда Дөнья татарлары төркеме җиткерде. Хәбәрдән аңлашылганча, Татарстан һәм Мордовиянең Катнаш сугышчан сәнгать федерацияләре Россия берлегенә хат юллаган инде.

– Үземнең тарихи Ватаным өчен чыгыш ясарга телим, – дигән спортчы.

25 яшьлек Ринат моңа кадәр барлык очрашуларда да диярлек җиңү яулады, күпчелек көндәшеннән беренче раундта ук өстен чыкты.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*