tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллин истәлегенә мини-футбол ярышлары
Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллин истәлегенә мини-футбол ярышлары

Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллин истәлегенә мини-футбол ярышлары

Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллинны искә алу көнендә туган авылы Вязовый Гайда мини-футбол ярышы һәм патриотик-туристик слет узачак. Бу турыда “Татар-информ”га Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районының Иске Зеленай авылы җирлеге башлыгы Рамилә Бикбаева әйтте.

“Хәзер ел саен 8 июльдә – якташыбызны искә алу көнен зурлап үткәрәбез. Кунаклар катнашында тантаналы чаралар, спорт ярышлары оештырабыз”, – дип сөйләде Рамилә Бикбаева.

Иске Кулаткы – гомер-гомергә татарлар гомер иткән район. 14 мең халыкның 98 проценты татар.

“2016 елда якташыбызның Сириядә хәрби операциядә һәлак булуы турындагы хәбәр барчабызны тетрәндерде. Хезмәттәшләре аны авылга 12 июльдә алып кайтып җирләде. Сизенгән кебек, соңгы кайтуында ул үзен туган авылында җирләүләрен васыять әйтеп киткән булган”, – дип күз яшьләре аша сөйләде Рамилә Бикбаева.

РФ Космик көчләренең Көньяк хәрби округы 55нче вертолет полкы командиры Рәфәгать Хәбибуллин район үзәгеннән 40 чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан Вязовый Гай авылында туып үскән. Аның кабере дә биредә. Ул әтисе Мәхмүт Хәбибуллин янында җирләнгән. Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Геройга нибары 51 яшь була.

Авылның тарихын өйрәнүче 77 яшьлек Мөнир Вәлишин бала чагыннан яхшы белгән якташының һәлак булуын ишеткәч, аңа багышлап шигырь иҗат иткән. “Батыр татар улына багышланган ул шигырьне мин Рәфәгатьне җирләргә кайткан генераллар алдында укыдым”, – ди Мөнир абый. 

Авыл җирлеге башлыгы Рамилә Бикбаева сүзләренчә, Вязовый Гайда Рәфәгать Хәбибуллин истәлеген мәңгеләштерү өчен чаралар күрелә. Узган ел авыл клубына, ул 1965-1983 елларда яшәгән йорт торган урамга аның исеме бирелгән. Өлкә һәм район хакимияте авылга асфальт салырга, балалар мәйданчыгы төзергә мөмкинлекләр тудырган. Хезмәттәшләре авылның үзәгендә Геройның бюстын куярга ярдәм иткән.

Шулай ук Иске Кулаткы район үзәгендә дә 2нче урта мәктәп Рәфәгать Хәбибуллин исемен йөртә, анда да һәйкәл бар. Моннан тыш, 55нче вертолет полкы урнашкан Краснодар краеның Кореневск шәһәрендә дә һәйкәл ачылганлыгы, полктагы бер вертолетка Рәфәгать Хәбибуллин исеме бирелгәнлеге мәгълүм.

Искә алу көннәре ел саен булачак

Узган елдан Иске Кулаткы районында 8 июльдә Рәфәгать Хәбибуллинны искә алу көннәрен үткәрү традициясенә нигез салына. Быел ул 7 июльдә башланды. Бу көнне район халкы иртә белән Иске Кулаткының 2нче мәктәбе ишегалдына, Геройның һәйкәле янына митинг,  1нче мәктәп янындагы Үзәк стадионда мәктәп укучылары арасында мини-футбол турнир булды.

8 июльдә исә чаралар Вязовый Гай авылына күчә. Мәдәният йорты каршында митингта Сызрань шәһәреннән летчиклар әзерләүче югары хәрби авиация училищесы җитәкчесе Александр Асанов, Иске Кулаткы районы башлыгы вазифасын башкаручы Илдар Мәһдиев һәм башка кунаклар катнашыр дип көтелә.

Рәфәгать Хәбибуллин Сызрань югары училищесында укыган, аның олы улы Руслан да әтисе юлын сайлап, шунда белем алган.

Вязовый Гай авылында Рәфәгать Хәбибуллинның һәйкәле Мәдәният йорты янында гына. Мәдәният йортындагы музей бүлмәсендә  Рәфәгать Хәбибуллинга багышланган стенд та ясалган. Биредә аның балачак һәм үсмер чактагы фотоларын күрергә мөмкин. Вязовый Гайда әле дә аның әнисе, абыйлары яши. Әнисе Гөлҗиһан апага 83 яшь. Ул да искә алу чараларының хөрмәтле кунагы булачак.

8 июльдә шулай ук Вязовый Гайның Терешка елгасы буенда Россия Герое истәлегенә мини-футбол ярышы һәм “Буыннар бәйләнеше” патриортик-туристик слет уза

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*