tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы Пхёнчхандагы XXIII кышкы Олимпия уеннары чемпионкасы Алина Заһитова белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы Пхёнчхандагы XXIII кышкы Олимпия уеннары чемпионкасы Алина Заһитова белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы Пхёнчхандагы XXIII кышкы Олимпия уеннары чемпионкасы Алина Заһитова белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы Пхёнчхандагы (Корея Республикасы) XXIII кышкы Олимпия уеннары чемпионкасы Алина Заһитова белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Очрашуда чемпионканың әтисе Илназ һәм әнисе Ләйсән Заһитовалар да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Алинаны Пхёнчханда лаеклы җиңүе белән котлады. Бу аеруча мөһим җиңү булды һәм Россиянең кышкы Олимпиада-2018дә беренче алтыны да иде, диде ул.

Очрашуда ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов та катнашты.

Искәртәбез, Алина Заһитова – Россиянең Атказанган спорт остасы, Пхёнчхандагы (Корея Республикасы) XXIII кышкы Олимпия уеннарының шәхси ярышларда чемпионы, команда ярышларында көмеш призер, 2018 елгы Европа чемпионы, 2017 елгы Гран-при финалында җиңүче, юниорлар арасында 2017 елгы дөнья чемпионатында чемпион, 2018 елгы Россия чемпионы.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*